Татарстан белән Абхазия хезмәттәшлеге ныгый

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Сухум шәһәренә визиты кысаларында Татарстан һәм Абхазия эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.

Түгәрәк өстәл утырышын ачып, Абхазия Президенты Рауль Хаҗимба ассызыкалаганча, Абхазия белән Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр Абхазиянең беренче Президенты Владислав Ардзинба һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев нигез салган традицияләрен дәвам итә.

Рауль Хаҗимба әйтүенчә, Абхазия Татарстаннан инвестицияләр җәлеп итүдә кызыксына. Дәүләт милек һәм инвестицияләрнең ышанычлы гарантияләрен булдыру мәсьәләсен үзенә ала, дип өстәде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында республикага күрсәтелгән кызыксыну өчен Абхазия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Без Россия-Абхазия мөнәсәбәтләре кысаларында республикаларыбыз арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Абхазиягә эш сәфәренең төп максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү.

Уртак эшчәнлек өчен иң өстенлекле тармаклар итеп, ул агросәнәгать комплексын, үзара туризмны, автомобиль төзелешен, ИТ һәм башка югары технологияләрне, сәламәтлек саклауны һәм фармацевтиканы, транспортны, фән һәм мәгарифне, башка тармакларны атады.

 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыкалганча, Татарстан – Россиянең әйдәүче һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләреннән берсе. Шулай ук республикада инновацион үсешкә дә аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International