Түбән Камадага "Россия Федерациясендә углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне үстерү" фәнни-гамәли конференция эшли башлады

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 8 октябрендә Түбән Камадага "Россия Федерациясендә углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне үстерү" дигән ике көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексы проектының 10 еллыгына багышлана.

Форумның пленар эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. “Без үзебез дә дөнья стандартларына туры килә торган заманча нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җитештерүләрен төзи алабыз”, -дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, ун ел элек Россиядә нефть эшкәртү сәнәгате тарихында яңа бит ачылды.

Элекке совет чоры территориясендә беренче тапкыр югары технологияле нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплекслары төзелә башлады.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төзелешнең иң кызган чоры 2008-2009 елларга – икътисадый кризис вакытына туры килде, анда бөтен ил буенча күп кенә инвестицион  программалары туктатылды. Шуңа да карамастан, "Татнефть" финанслауны өзмәгән, төгәл идарә һәм проектны тормышка ашыруны контрольләү системасын төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов төзелешкә ил предприятиеләрен мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өстенлек булып кала бирә, дип аерым билгеләп үтте: җиһаз һәм материалларның 70 процентын Россия җитештерүчеләре тәэмин иткән; төзелеш-монтаж эшләре Татарстан, Башкортостан, Түбән Новгород, Волгоград оешмалары тарафыннан башкарылган; проект документлары ВНИПИнефть җитәкчелегендә Россия проект институтлары эшләгән.

Төзелеш тизлеге дә уникаль булган. Актив эшләргә 2008 елның октябрендә керешкәннәр. Ә ике елдан соң, 2010 елның 26 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев ЭЛОУ-АВТ-7 нефтьне беренчел эшкәртү җайланмасын эшләтеп җибәргән. Алга таба катнаш гидрокрекинг җайланмасы файдалануга тапшырылган, "Евро-5" класслы дизель ягулыгы, авиакеросин һәм база майлары җитештерелә башлаган.

Тулаем 10 елда проектка инвестицияләр күләме 251 млрд. сумнан артык тәшкил итте. "ТАНЕКО" ярдәмендә Татарстанда хәзер ел саен 16 млн тоннадан артык нефть эшкәртелә, тирәнтен эшкәртү 75 процентка җиткән.

"ТАНЕКО" файдалануга тапшырылганнан соң республика буенча нефть экспорты 62дән 39 процентка калган. Бу күләм нефть продуктлары экспорты белән алмашынган: республика экспорты структурасында нефть продуктлары өлеше 16дан 38 процентка җиткән.

Конференциянең пленар өлешендә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Chevron Lummus Global’s (CLG) коммерция директоры Дэвид Водсворд һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International