2015 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның General Electric компаниясе вице-рәисе Джон Райс белән булган очрашуда катнашты.
Яклар Татарстан Республикасының энергетика һәм социаль инфраструктурасын яңарту өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча фикер алышты.
Очрашуда сүз Татарстан энергетика объектларына җайланмалар китерү һәм аны, алдынгы GE технологияләрен кулланып, модернизацияләү буенча агымдагы проектларны гамәлгә ашыру турында барды. Шулай ук нефть эшкәртү, агып чыккан суларны чистарту технологияләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Медицина инфраструктурасын модернизацияләү өлкәсендәге хезмәттәшлеккә аерым игътибар иттеләр.
Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, GE компаниясе – Татарстан Республикасының күптәнге партнеры. Ул энергия кытлыгы һәм республика кулланучыларын энергия белән ышанычлы тәэмин итү проблемаларын хәл итүдә стратегик партнерлыкның мөһимлеге һәм GE белән «ТАИФ» ДК Казан ТЭЦ-3не яңартуда ирешелгән уңышлары турында сөйләде. Әлеге проект, 390 МВт куәтендәге GE югары технологик турбиннаны кулланып, төбәк башкаласының электр энергиясен эшләүдәге стратегик бурычларын хәл итәргә ярдәм итәчәк.
GE вице-рәисе Джон Райс билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында GE үзе ия булган уникаль технологик экспертиза һәм тәҗрибә нигезендәге тармакларда Татарстан Республикасы инфраструктурасын үстерү һәм яңарту мөмкинлеге белән горурлана. Аерым алганда, аның сүзләренчә, GE Россиядә энергетика, нефть-газ, транспорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә илнең икътисады үсешенә китерерлек алдынгы технологияләрне уңышлы туплый.