ТР Президенты: «Татарстанның машина төзелеше комплексы һәрвакыт алдынгы позициядә булырга тиеш"

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
 

2015 елның 30 сентябрендә Казанңа Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм тармак ветераннары, төбәк уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, балалар техник иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашты.

Бәйрәм башланганчы Татарстан Республикасы Президенты республикада машина төзелеше комплексының тарихы һәм заманча этабы турындагы күргәзмә экспозициясе белән танышты.

Тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап,  Рөстәм Миңнеханов, Татарстан егәрлекле машина төзелеше потенциалы белән горурлана, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, республикадагы мондый машина төзелеше комплексы үсеш алган күп кенә илләрдә дә юк.

"Без җиңел һәм йөк автомобильләре, самолетлар, вертолетлар, суднолар төзибез, төрле аппаратура җитештерәбез. Бу республиканың потенциалы искиткеч зур булуы һәм бүген аның үсеш алуы турында сөйли", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның 2030 елга кадәрге Социаль-икътисади үсеш стратегиясендә машина төзелеше комплексына зур роль билгеләнгән.

"Әлбәттә, машина төзелеше комплексы - ул машиналар һәм агрегатлар гына түгел. Бу, барыннан да элек, кешеләр. Бүген безнең предприятиеләр чит илдән кертелә торган товарны алмаштыру шартларында яңа алымнар һәм яңа карарлар кабул итә. Бу дөрес юнәлеш. Ресурс үзәкләре, безнең вузлар һәм предприятиеләрнең мәктәпләр белән эшләве - болар барысы да бүген без күргән нәтиҗәне бирә. Татарстанның Машина төзелеше комплексы һәрвакыт алдынгы позициядә булырга тиеш. Республика җитәкчелеге һәрвакыт ярдәмгә әзер", - диде Татарстан Республикасы Президенты машина төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика машина төзелеш тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International