Татарстан Президенты «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөк машиналары "Дакар-2016" раллиена китәр алдыннан, "КАМАЗ-Мастер" командасы белән очрашты.

Чара Чаллы янындагы команданың сынау полигонында узды. Рөстәм Миңнехановка раллига әзерлек турында сөйләделәр, узышларга әзерлек кысаларында йөк машиналарының камилләштерелгән детальләрен күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов пилот Эдуард Николаевның "КАМАЗ" автомобилен шәхсән сынап карады.

Бу узышларда Россиянең 4 экипажы - Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Андрей Каргинов һәм Дмитрий Сотников, шулай ук механиклар һәм штурманнар катнашачак.

«Дакар-2016» раллие 2 гыйнварда Буэнос-Айреста (Аргентина) старт алачак. Барлыгы йөк машиналары 9 мең км юл үтә, финиш - 16 гыйнварда.

2016 ел раллие Аргентина һәм Боливия территорияләре аша узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International