2015 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында катнашты.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада алкоголь продукциясен ваклап сату 5%ка кимегән, шулай ук республикада җитештерелгән алкогольне реализацияләү – 4%ка. Бу күрсәткеч аеруча Аксубай, Югары Ослан, Алексеевск районнарында һәм Казанда кимегән.
Ул ассызыклаганча, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору, алкоголь белән законсыз сәүдә итүне кисәтү буенча җитди эш алып барырга кирәк, бу аеруча мунициципаль районнарда актуаль. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда алкоголь продукциясен законсыз сату урыннары юк ителгән. Мәсәлән, өченче кварталда Әлмәт районында 19 мең литрдан артык законсыз алкоголь продукциясе сатылган, Кукмара районында – 10 мең литрдан артык, Мөслим, Әтнә, Лениногорск районнарында өч ай эчендә берәр шешә аракы тартып алынган. Әлки һәм Алексеевск районнарында өченче кварталда 17 һәм 16 суррогат алкоголь сату урыны юк ителгән.
Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шулардан 44е – балалар. 9 ай эчендә алкогольдән агуланып республикада 274 кеше һәлак булган.
Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнешен тикшереп тору буенча җитди чаралар федераль дәрәҗәдә дә кабул ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елның 9 ае эчендәге 5023 алкоголь базары объекты тикшерелгән, аеруча Алексеевск районында, Казанда актив эш алып барылган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 45 мең литр законсыз алкоголь продукциясе тартып алынган. Ел башыннан бирле республикада 119 мең литрдан артык легаль булмаган алкоголь тартып алынган. 2015 елның 9 ае эчендә штрафлар суммасы 7,8 млн. сум тәшкил иткән. Алкоголь продукциясен законсыз тарату буенча117 сату урыны юк ителгән.