2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов техник фәннәр докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе әгъзасы, Бөтенроссия авиация материаллары институты генераль директоры Евгений Кабловка А.Н.Туполев исемендәге Халыкара премия тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан Кремлендә Губернаторлар сараеның камин залында узган бүләкләү тантанасында катнашты.
Премияне тапшырган вакытта Татарстан Президенты мондый бүләкләүнең беренче тапкыр узганын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов, премияне алу өчен үзебезнең һәм чит ил инженерларыннан гаризалар алынган, дип искәртеп үтте.
Инженерия фәннәре өлкәсендә А.Н.Туполев исемендәге Халыкара премия 2014 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән гамәлгә кертелгән. Премия алга таба республикада инженерия фәннәрен үстерү, галимнәрне атаклы фәнни хезмәтләре, ачышлары өчен бүләкләү һәм танылган самолет төзүчесе, конструктор Андрей Туполев исемен мәңгелләштерү максаты белән булдырылды.
Инженерия фәннәре өлкәсендә А.Н.Туполев исемендәге Халыкара премия Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә ике елга бер тапкыр, Андрей Туполевның туган көне - 10 ноябрьдә тапшырыла (2015 елдан башлап). Бүләккә лаек булган шәхесләргә "Инженерия фәннәре өлкәсендә А.Н.Туполев исемендәге Халыкара премия лауреаты" исеме бирелә һәм премияне гамәлгә кую турындагы указ имзаланган көнгә 5 мең долларга тәңгәл акча (Россия акчасы белән), диплом һәм истәлек медале тапшырыла.