“Продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын үстерүдә зур өлеш керткән өчен” номинациясендә республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
 

2015 елның 3 ноябрендә  “Татарстан Республикасы иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү “Продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын үстерүдә зур өлеш керткән өчен” яңа инфраструктуралы номинациядә бүләкләү узды.

Стандарлар көнен һәм Сыйфат көнен бәйрәм итү кысаларында узган бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов катнашты.

Эксперт комиссиясе карары нигезендә 2015 елда әлеге бәйге түбәндәге номинацияләрендә  түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

 «Татарстан Республикасының иң яхшы сынаучысы» номинациясендә Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының 7 сынау лабораториясе (үзәге);

 «Татарстан Республикасының иң яхшы стандартизаторы» номинациясендә  Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының 11 белегече;

 «Татарстан Республикасы вузларының укуны тәмамлаучыларның иң яхшы  диплом эше”  номинациясендә 9 диплом эше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International