2015 елның 28-31 октябрендә Татарстан Республикасында Мәскәү шәһәре көннәре узды. Мәскәү делегациясен Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников җитәкләде.
30 октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре делегациясе белән очрашты.Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов та катнашты.
“Татарстанда Мәскәү көннәрен үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Мәскәү дә, Татарстан да моны рәсми чара кебек кенә түгел, яхшы дуслар очрашуы буларак кабул итә. Элемтәләр, таныш йөзләр арта бара, - бу безнең өчен бик мөһим”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Ул республикада Мәскәү көннәрен үткәрү традициясенең 2011 елның мартыннан бирле башлануын билгеләп, изге традиция дәвам иттерелер дигән ышанычта калды. Мәскәүдә Татарстан өчен мөһим булган бик күп проектлар гамәлгә ашырыла. Ул ике яклы хезмәттәшлек итү алга таба нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашырылачак дигән ышаныч белдерде.
Чаралар кысаларында кунаклар Татарстан Республикасы ветераннары һәм Хөрмәт караулы катнашында “Мәңгелек ут”ка чәчәкләр салдылар, шулай ук Мәскәү Хөкүмәтеннән ветераннарга бүләк сертификатлары тапшырылды.
Шулай ук Мәскәү делегациясе В.И.Качалов исем. Казан дәүләт Зур рус драма академия театрына, Г.Камал исем. татар дәүләт академия театрына һәм Мәскәү шәһәре мәдәният эшлеклеләренең Гала-концерты узган Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына бардылар.