Кытай станоклар төзү компаниясе делегациясе белән очрашу узды

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Бүген,  3 ноябрьдә,  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “CNMTC” Кытай милли станоклар төзү компаниясе Вице-президенты Лян Фэн әфәнде җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашу узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов алып барды.   

Чара кысаларында Кытай  делегациясе вәкилләре 3 компаниягә презентация үткәрделәр, алар арасында - Кытай милли станоклар төзү компаниясе, «Хуанчжун СиЭнСи»  Ухань станоклар төзү корпорациясе һәм «Пекин Раундэнс СиЭнСи Машин Тулз Ко» машина төзү корпорациясе. Очрашуда шулай ук «Казан Гипронииавиапром»ы АҖ вәкилләре дә катнашты.

Яклар хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, шул исәптән, Татарстан Республикасында станоклар төзү буенча уртак  җитештерүне булдыру, хезмәттәшлек итү буенча эш төркеме булдыру турында да килештерләр. 

Шулай ук  Равил Зарипов Кытай делегациясен «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан»  XV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәгә һәм «TechnoСварка» X махсуслаштырылган күргәзмәгә чакырды. Әлеге чаралар “Казан ярминкәсе”ндә быел 2-4 декабрьдә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International