3 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының, Татарстан Республикасында хокук тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Координация киңәшмәсенең һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары һәм республика министрлыклары, ведомстволары һәм контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.
Җәмәгать тәртибен саклау – уртак эшебез, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итү белән хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык институтлары да кызыксынырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанда халыкара спорт чараларын уздырганда үзләрен яхшы яктан күрсәткән волонтерларны җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп итәргә тәкъдим итте. Шулай ук эре җитештерү предприятиеләре нигезендә ирекле халык дружиналарын булдыру практикасын да искә төшерде.
Үз чиратында Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин билгеләгәнчә, урам җинаятьләрен нәтиҗәле профилактикасы ирекле халык дружиналары эшчәнлеге һәм «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын үстерү белән дә бәйле.
“Имин шәһәр” системасындагы иң перспектив сегмент итеп, Артем Хохорин видеокүзәтүне атады. Мондый мәсьәләләрне хәл итүдә баш координатор итеп, Артем Хохорин Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын тәкъдим итте.
Ирекле халык дружиналарының активлашуы белән беррәттән, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры вәкаләтле полиции участоклары һәм җәмәгать иминлеген саклау пунктлары өчен административ –торак комплексларын төзүне дәвам итү мөһим икәнен ассызыклады.
Шуңа бәйле рәвештә Артем Хохорин «Муниципаль милиция турында» Татарстан законын кабул итәргә, шулай ук субъектларга полиция хезмәткәрләренең өстәмә санын мөстәкыйль рәвештә финанслау мөмкинлеген бирү буенча закон чыгару инициативасы белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.