Һөнәри осталык буенча республика бәйгесе узды

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 31 октябрендә «Йолдыз» ҖЧҖ предприятиесе территориясендә Татарстан Республикасының тегү сәнәгате предприятиеләре арасында “тегү” белгечлеге өлкәсендә эшче һөнәрчелек осталыгы буенча республика бәйгесе узды. Бәйгенең төп максаты – эшче һөнәрчелекләрнең абруен үстерү, тармак хезмәткәрләренең алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау.

 Әлеге чараны үткәрүдә Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы Федерациясе рәисе Исхакова Зилә Зәмир кызы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Республика бәйгесендә тегү сәнәгате предприятиеләре вәкилләре – фабрика эчендә үткәрелгән бәйге җиңүчеләре катнашты. Бәйгедә катнашучылар теоретик һәм практик күнекмәләр аша үз осталыкларын күрсәттеләр.  

Беренче урынны Наталья Фадеева биләде (“Кукмара тегү фабрикасы” ААҖ);

Икенче урында - Елена Бахирева («Бросско» ҖЧҖ);

Өченче урында - Альбина Шәмсетдинова («Бөгелмә тегү фабрикасы» ҖЧҖ).

Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International