ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов  Россия  Федерацииясендәге  ЮНИДО үзәге җитәкчесе  Сергей Коротков белән очрашты.

Очрашу кысаларында машина төзелеше, нефть химиясе, энергия нәтиҗәлелеге өлкәләрендә Татарстан Республикасы белән ЮНИДО үзәгенең  хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

Мәгълүмат өчен:

Сәнәгатьне  үстерү буенча Берләшкән милләтләр оешмасы (ЮНИДО)  1966 елда барлыкк килде, ә Берләшкән милләтләр оешмасының махсуслаштырылган оешмасы булып ул  1985 елда оештырылды. 

БМО гомуми системасы кысаларында дәүләт – әгъзалар белән хезмәтәшлектә ЮНИДО үсеш алган илләрдә сәнәгатьне  үстерүгә ярдәм итү өчен җавап бирә.

ЮНИДОның үзәк учрежденияләре  Венада (Австрия) урнашкан.

2015 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Россия вертолетлары” АҖ  генераль директоры Александр Михеев белән булган очрашуда катнашты.  

Очрашу кысаларында илнең вертолет төзелеше өлкәсен алга таба үстерү мәсьәләләре - шул исәптән, “Казан вертолетлар заводы” САҖ турында фикер алыштылар.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның   Россиядәге һәм Үзәк Азиядәге  «Сименс» компаниясе президенты,   «Сименс АГ» вице-президенты Дитрих Меллер белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, шактый кыен икътисадый шартларга карамастан, Татарстан белән Германия арасындагы товар әйләнеше үткән ел эчендә 17% үсте.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, «Сименс» компаниясе җитәкчелегенең республикага визиты – билгеләнгән планнар кысаларындагы  уртак проектлар гамәлгә ашырылачак дигән сүз.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 11 ноябрендә Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖ «Eвро-5» стандартлы бензин җитештерүе эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

"ТАИФ-НК" Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Автомобиль һәм авиация бензинына, реактив двигательләр өчен дизель һәм судно ягулыгы һәм мич мазутына таләпләр турында"гы техник регламенты кабул ителгәнче үк "Евро-5" стандартлы бензин җитештерә башлый. Шул ук вакытта заводта түбәнрәк класслы бензин чыгару тулысынча туктатылачак. "Евро-5" класслы товар бензинын җитештерүгә күчү өчен предприятиедә заманча технологияләр кертү буенча кайбер чаралар башкарылды.

2015 елның 11 ноябрендә Казанда “Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Татарстан Республикасы профсоюзы” иҗтимагый оешмасының XXIII хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренең профсоюз хезмәткәрләре катнашты.

2015 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Джибути Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Али Камил әфәнде белән очрашу узды.

Очрашу кысаларында Татарстан һәм Джибути Республикларының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясе узды. Шулай ук катнашучылар машина төзелеше, төзелеш, туризм, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

Татарстанга визит кысаларында Джибути Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чаллыдагы «КАМАЗ» һәм «КИП – мастер» индустриаль паркы белән танышты.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Хальдор Топсе» компаниясе президенты Бъерне Клаус белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты «Хальдор Топсе» компаниясенең Татарстанның стратегик партнеры булуын һәм киләчәчәктә дә аның белән хезмәттәшлек итәргә кызыксынуын  ассызыклады. “Бүгенге көндә сезнең технологияләр безнең предприятиеләребездә уңышлы эшли”,- диде Рөстәм Миңнеханов. - Алар ТАНЕКО һәм «Аммоний» комплексында кулланалар. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, «ТАИФ» компанияләр төркеме предприятиеләре буенча эш дәвам итә, яңа катализаторларны булдыру һәм аны җитештерүдә куллану эшчәнлеге шактый перспективалы күренә.

Очрашу кысаларында «Хальдор Топсе» һәм Казан федераль университет, шулай ук «Хальдор Топсе» һәм Казан милли тикшеренү технологик университеты арасында килешүләр имзаланды. 

2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә ягулык-энергетика объекларының куркынычсызылыгын тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасының федераль закончылыгын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эш төркеменең утырышы узды.

Эш төркеме составында - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты, Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы  буенча Идарәсе һәм республиканың ягулык-энергетика комплексының эре субъектлар вәкилләре.

Утырыш кысаларында “Ягулык-энергетика объекларының куркынычсызылыгы турында” 2011 елның 21 июлендәге 256-ФЗ номерлы федераль законын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру, Ведомствоара эш төркеме эшчәнлеге һәм ягулык-энергетика объектларында тикшеренүләр үткәрү мәсьәләләре каралды. 

2015  елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты. 

Татарстан Республикасының нефть, газ химиясе комплексының төп предприятиеләре гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча 136,6 млрд сум керем алды, бу үткән ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә күбрәк.

Директорлар советында хәбәр ителгәнчә, НГХКның җитештерү күләме 1,7 % ка артты. Китерелгән продукция күләме 14 % ка артты - 848 млрд сумга кадәр. Төп предприятиеләр 304 млрд. сум өстәмә бәя җитештергәннәр.

Нәтиҗәдә Татарстан бюджетына химия һәм нефть химиясенең төп предприятиеләреннән керем, узган ел белән чагыштырганда, 2,1 мәртәбә артты, ә "ТАИФ-НК"дан түләүләр кимеде. Барлыгы НГХКнең эре компанияләре республика һәм җирле бюджетка 37 млрд сум түләнде.

Төп капиталга инвестицияләр үсеше дә күзәтелә. "ТАНЕКО" һәм "ТАИФ-НК" компанияләре - Россиядә аз санлы заводлар арасында нефтьне тирән эшкәртү җайланмаларын вакытында сафка кертергә тиеш булган предприятиеләр. "Аммоний" комплексын төзү тәмамланды.

Республикада нефть чыгару гыйнвар - сентябрь айлары нәтиҗәсе буенча 1,7 %ка арткан. "Татнефть" 19 млн. 885 мең тонна чыгарган, кече компанияләр - 5,3 млн. тонна. Узган ел белән чагыштырганда, "Татнефть" кереме 12 % арткан, шул исәптән экспорт  29 %ка арткан. Компания сату рентабельлеген  саклап кала алды.

"КВАРТ"та һәм "Химград" резидентларында финанс күрсәткечләрнең  кимүе күзәтелә. Ә «Нәфис Косметикс», «Түбән Кама нефть химиясе» һәм «Казаноргсинтез»да керем арткан. «Карпов исем. химия заводы», «Менделеевсказот», «Нижнекамсктехуглерод» һәм «Татнефть» шиналар комплексы зыян күрми башлаган.

 

 

2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең беренче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашында киңәйтелгән форматта узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International