Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче төрле милләт ашлары көннәре

2012 елның 21 мае, дүшәмбе
2012 елның 18 маенда Зеленодольск шәһәрендә кулинария әйберләре күргәзмәсе оештырылды. Бу чара Татарстан Республикасындагы төрле милләт ашлары көннәре кысаларында уздырылды. Күргәзмәдә 12 җәмәгать туклануы предприятиесе катнашты, алар рус, татар, еврей, үзбәк, украин, итальян, кытай, япон, әрмән милли ашларын тәкъдим итте.
Белгәнегезчә, 14-25 май көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли ашлары көннәре уза. Аның максаты – Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче милләтләрнең үзенчәлекле милли ашларын таныту һәм саклап калу, халыклар дуслыгын ныгыту, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру һәм ассортиментны киңәйтү. Бу акциядә республиканың 27 муниципаль районының ресторан, кафе һәм ашханә коллективлары катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International