Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
«В. Б. Шнепп ис. турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты » ЯАҖ 55 еллыгы уңаеннан предприятие коллективын котлау
2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
2012 елның 24 маенда «В. Б. Шнепп ис. турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты» ЯАҖ 55 еллыгына багышланган тантаналы чара уздырылды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И.Мингалиев, фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре, “Казанкомпрессормаш” ААҖ вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы предприятиенең җитештерү цехларын карады, инновацияле техник эшләнмәләрне сынау үткәрелә торган стендлар белән танышты. Предприятиенең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры дәүләт бүләкләре һәм мактау кәгазьләре тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов предприятиенең хезмәт коллективын ябык акционер җәмгыятьнең 55 еллыгы белән котлады:
«Хөрмәтле коллегалар!
“Турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты” ябык акционер җәмгыятькә 55 ел тулды. Инженерлар һәм белгечләр төркеменнән торган институт бу еллар эчендә компрессорлар эшләп чыгару буенча әйдәп баручы конструкторлык, фәнни-тикшеренү һәм җитештерү үзәгенә әверелде.
Компрессорлар җитештерү буенча махсус конструкторлык бюросы буларак 1957 елның маенда оешкан институтны 1985 елга кадәр баш конструктор, техник фәннәр докторы, профессор Владимир Борисович Шнепп җитәкләде. Конструкторлык бюросы нигезендә төзелгән ябык акционер җәмгыять бүген аның исемен йөртә.
Институт үз тарихында күп тапкырлар СССР һәм Россия Федерациясенең эре масштаблы үсеш программаларында катнашты. Бу чорда институтта 370тән артык төрле типтагы компрессорлар уйлап табылды. “Турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты» эшләнмәләре буенча Россиянең һәм якын чит илләрнең алты заводында һәм ябык акционер җәмгыятьнең үзендә җитештерелгән компрессорлар металлургия, нефть, газ, нефть эшкәртү, нефть химиясе, файдалы казылмалар чыгару өлкәләрендә уңышлы кулланыла.
Бүген институтның үз фәнни-техник һәм җитештерү-эксперимент базасы бар. “Казанкомпрессормаш” ААҖ белән берлектә һәм техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты И.Г.Хисамиев җитәкчелегендә институтта компрессорларның прогрессив модельләре проектлана, сынала һәм җитештерелә. Югары техник тәэмин ителеш һәм мәсьәләләрне чишүдәге яңалыклар уйлап табу эшчәнлеге белән үрелеп бара: институтта 400ләп патент һәм уйлап табуга авторлык шәһадәтнамәсе теркәлгән.
Фән һәм җитештерү интеграциясе институт үсешендә тулысынча чагылыш тапты. Эшне системалы оештыру нәтиҗәсендә заказчыга кирәкле әйберләрне эшләү вакыты кыскара. Моның нәтиҗәсе буларак, илнең эре компанияләре республика җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итүгә омтыла. Завод һәм институт озак еллар “Газпром” ААҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлеге программасында катнаша. 2011 елда “Газпром” ихтыяҗлары өчен 91 млн. сумлык компрессор җиһазлары җитештерелде.
«В. Б. Шнепп ис. турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты» ЯАҖ һәм “Казан компрессормаш” ААҖ арасындагы хезмәттәшлек республиканың компрессор җыючыларына алдынгылыкны саклап калырга һәм компрессор техникасын сатучы чит ил предприятиеләре белән уңышлы ярышырга гына түгел, бу өлкәдә дөнья лидерлары арасына керү мөмкинлеге дә бирә.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән институтның 55 еллык юбилее белән котлап, аның озак еллар уңышлы эшләячәгенә ышанам. Барлык хезмәткәрләргә эшләрендә һәм тормышларында уңышлар телим!”
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз