20-21 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында тематик “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды, аларда катнашучылар агач эшкәртү, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать, машина төзелеше, оборона сәнәгате комплексы тармакларында техник җайга салу мәсьәләләре хакында фикер алышты.
21-22 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Литва Республикасы делегациясе килде. Делегациянең җитәкчесе – Литваның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ренатас Норкус. 21 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министрның беренче урынбасары Р.Кәбиров әлеге делегация белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы һәм Литва Республикасы арасындагы ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек турында барды.
20 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасында яшьләр һәм балаларның техник иҗатын үстерүгә багышланган киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары, республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
15 ноябрьдә “КЭТЗ” ААҖтә семинар-киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе җитәкчелеге, Татарстан Республикасының машина төзелеше, авиатөзелеш һәм нефть химиясе комплексы тармагындагы 33 сәнәгать предприятиесеннән 50 баш инженер катнашты.