Көн кадагында – техник җайга салу мәсьәләләре

2012 елның 23 ноябре, җомга
20-21 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында тематик “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды, аларда катнашучылар агач эшкәртү, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать, машина төзелеше, оборона сәнәгате комплексы тармакларында техник җайга салу мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Әлеге чараларны Стандартлаштыру, метрология һәм сертификацияләү академиясе белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре оештырды. “Түгәрәк өстәл” эшендә агач эшкәртү, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать, машина төзелеше, оборона сәнәгате тармакларының әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
“Түгәрәк өстәл”ләр республиканың товар җитештерүчеләре мәнфәгатьләрен истә тотып, техник җайга салу реформасын уңышлы үткәрү өчен предприятиеләрдәге техник җайга салу тармагы белгечләренең активлыгын арттыру, дәүләт хакимияте органнары һәм икътисадның реаль секторы органнарының үзара хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.
26 ноябрьдә химия, нефть химиясе һәм җылылык-энергетика комплексы предприятиеләрен техник җайга салу проблемаларына багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International