Бизнес-форум хезмәттәшлек итүне не тагын да үстерәчәк

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
14 ноябрьдә Казан шәһәрендә Татарстан-Финляндия бизнес-форумы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Финляндиянең Европа эшләре һәм тышкы сәүдә министры Александер Стубб катнашты.
Форум эшендә Татарстан һәм Финляндиянең министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан предприятиеләреннән һәм төрле тармакларда эшләүче 30 фин компаниясеннән вәкилләр катнашты.
Бизнес-форумда катнашучыларны сәламләү сүзендә И. Халиков, форумның ике яклы хезмәттәшлекнең динамик үсеше чорында үткәрелүен билгеләп үтте. 2012 елның июнендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Санкт-Петербургта Финляндия Президенты Саули Нийнисте белән очрашкан иде, Премьер-министр И.Халиков Финляндиядә үткәрелгән III Россия-Европа инновация форумында катнашты. 2012 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы һәм Финляндия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 406,2 млн. доллар тәшкил итте.
Финляндиянең Европа эшләре һәм тышкы сәүдә министры Александер Стубб әфәнде үзенең чыгышында Финляндиянең инновация потенциалы хакында бәян итте. Аның әйтүенчә, әлеге форумда катнашучы фин компанияләре Татарстан белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлеккә өметләнә.

Эшлекле форум кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р. Кәбиров Татарстан Республикасының инновация һәм сәнәгать потенциалын презентацияләде, ике яклы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең перспектив якларын атады.
15 ноябрьдә әлеге форум кысаларында Финляндия һәм Татарстан Республикасы арасында икътисадый хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем утырышы уздырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International