ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
10 декабрьдә Ростов өлкәсенең Донецк шәһәрендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы координация советы утырышы уздырыла. Анда Россия Федерациясе министры Денис Матуров, Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов катнаша.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
• Җиңел сәнәгать өчен үзебездә җитештерелгән үсемлекчелек, терлекчелек чималлары һәм башка чималлар торышы һәм аларны арттыру гамәлләре;
• Таможня Берлеге кысаларында җиңел сәнәгать базарын товарларны рөхсәтсез кертүдән яклау чаралары;
• Җиңел сәнәгатьнең бүгенге хәле һәм аңа дәүләт ярдәме чаралары;
• Текстиль һәм җиңел сәнәгать әйберләре җитештерү перспективалары.
7 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының V съезды ачылды. Съезд эшендә
800 делегат (Российской Федерациясенең 61 субъектыннан 423 делегат, 34 чит илдән 218 милләттәшебез, Татарстан Республикасыннан 150 делегат), 300дән артык кунак һәм 120 журналист катнашты.

Съезд программасы кысаларында пленар утырыш булды, секцияләр эшләде. "Татар милләтенең үсеш юллары” секциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов чыгыш ясады.

Мәгълүмат өчен:

Хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы 376 милли-мәдәни оешманы берләштерә, шуларның 203 Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә, калган 123 берлек чит илләрдә эшли. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 50дән артык яшьләр оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
5 декабрьдә Татарстан Республикасына эш визиты белән Архангельск өлкәсе Губернаторы И. Орлов җитәкчелегендәге делегация килде. Делегацияне “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов каршылады.

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Республика территориясендә энергия саклау өлкәсендә эшләячәк демонстратив үзәкләр төзелешенә ТР Хөкүмәте тарафыннан 10 млн сум акча бүленгән. Шундый үзәкләр агымдагы ел ахырына кадәр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә һәм Байлар Сабасында сафка басачак. Бу энергия, ресурсларны сак тоту технологияләренең тормышыбыздагы ролен пропагандалауда мөһим эш. Әлеге демонстратив үзәкләр тәҗрибәсен алга таба Татарстанның башка шәһәр-районнарына тарату ниятләнә.

4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
5 декабрьдә “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмәләр үзәгендә “Энергетика. Ресурсларны сак тоту” 14 нче халыкара махсус күргәзмәсен һәм “Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге” 13 нче халыкара симпозиумын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Ш. Халиков катнашты.

30
ноябрь, 2012 ел
җомга
30 ноябрьдә “А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы” ААҖтә яңа судно – “Алмаз” Үзәк диңгез конструкторлык бюросында (Санкт-Петербург) эшләнгән йөзә торган “Свияга" догы ясала башлауга багышланган тантаналы чара үткәрелде.
Судно төзүчеләрнең күркәм традициясе нигезендә яңа төзелә башлаган суднолар шул өлкәгә хас исем белән атала. Докның “Свияга” исемен алуы шуңа бәйле.
Йөзә торган транспорт догы – корабльләр һәм суднолар ташу, шулай ук аларны ремонтлау һәм карап тоту өчен файдланыла торган махсус билгеләнештәге судно.
22570 нче проектлы транспорт догының төп характеристикалары түбәндәгечә:
озынлыгы – 134 м, киңлеге – 14 м, биеклеге – 2,67 м, йөк күтәрешлелеге – 3 300 тонн. Судноны 2015 елда кулланылышка тапшыру планлаштырыла.

29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика конкурсы һәм 2012 елда "Россиянең 100 иң яхшы товарлары” бөтенроссия конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын үткәрә.
Казан Ратушасында узачак тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, лауреат предприятиеләр һәм конкурс дипломантлары катнашачак.

28
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
28 ноябрьдә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең пленар утырышы үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, ике республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирәләре вәкилләре катнаша.

27
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
28 ноябрьдә Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 8 нче утырышы программасы чаралары кысаларында тантаналы рәвештә Татарстан – Чехия бизнес форумы ачылачак. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Чехия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры М. Куба әфәнде катнаша.
Тантанада шулай ук Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе С.Б. Киселев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Чехия Республикасыннан – Сәнәгать һәм сәүдә министры М. Куба әфәнде, Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе П. Коларж әфәнде, Чехиянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнаша.
Эшлекле форум кысаларында хезмәттәшлекне арттыру турындагы ике як өчен дә файдалы документларга кул куелачак, Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы эшлекле даирәләренең адреслы очрашулары оештырылачак.
28 ноябрьдә Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисадый, һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 8 нче утырышы программасы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эшче төркемнең (алга таба – Уртак эшче төркем) 2 нче утырышы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International