ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
14 ноябрьдә Татарстан-Финляндия бизнес форумы үтәчәк, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Финляндиянең Европа эшләре һәм тышкы сәүдә министры Александр Стубба катнашачак. Татарстан-Финляндия бизнес форумының максаты – Татарстан һәм Финляндия республикалары арасында хезмәттәшлекне һәм ике як өчен дә файдалы багланышларны арттыру.
11 ноябрьдә “Алабуга” махсус икътисадый зонаның Күзәтү советы утырышы булды. Аны Күзәтү советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда МИЗ резиденты статусына дәгъва белдерүче 4 проект каралды. Проектлар “Алабуга” махсус икътисади зонасы үсешенә этәргеч булачак. Моннан тыш яңа резидентлар федераль һәм төбәк бюджетына салым күләмен арттырачак. “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтү советы утырышында каралган проектларны ноябрьдә РФ Икътисади үсеш министрлыгы каршындагы махсус икътисади сәнәгать зоналары буенча эксперт советы утырышында тәкъдим итү көтелә.
9 ноябрьдә Түбән Кама шәһәрендә «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү заводында калдыкларны эшкәртү комплексы нигезенә беренче таш салынды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов та катнашты.
Республика башлыгы әлеге эшкәртү комплексы төзелешенең Татарстан өчен генә түгел, Россиядә дә уникаль проект булуын билгеләп үтте. Бу комплекс “ТАИФ-НК” заводын модернизацияләүнең соңгы этабы булып тора, ул нефть эшкәртүдән калган авыр металларны углеводородларга әйләндерәчәк.

9
ноябрь, 2012 ел
җомга
9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча эшче төркем утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, республика предприятиеләре («КАМАЗ» ААҖ, «ЕлАЗ» ҖБ» ААҖ, «Казан электротехника заводы» ААҖ, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «КМПО» ААҖ, А.Н. Туполев ис. КНИТУ) һәм уку йортлары вәкилләре, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә шулай ук 2012 –2013 елларда Татарстан Республикасында “Сакчыл җитештерү” методикасын гамәлгә ашыру” максатчан программасын үтәү мәсьәләләре дә каралды.





9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Рашат Фәттахов арзанлы рестораннар төзү һәм 2013 елның җәендә стационар булмаган сәүдә объектлары урнаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

8
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 7 ноябрендә Зеленодольск шәһәрендә Россия машина төзүчеләре берлегенең Татарстан бүлекчәсе беренчел оешмалары координаторларының семинар-киңәшмәсе булды. Форум эшендә Татарстан бүлекчәсе составына керә торган предприятиеләр вәкилләре катнашты. Алар арасында «КАМАЗ» ААҖ, «ПОЗиС» ААҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ, «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» ААҖ, «Элекон заводы» ААҖ, «ГИПО» ФҖБ» ААҖ, «Шимко ис. радиоэлектроника ФҖБ» ААҖ һ.б бар иде. Киңәшмәдә киләсе елга эш планнары һәм дәүләт органнары, фән, бизнес даирәләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
2012 елның 5-9 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында эшче визит белән Иске Шәһәр провинциясе делегациясе булды. Кадыйр Кочдемир әфәнде җитәкчелегендәге төрек делегациясе составына Иске Шәһәр провинциясе җитәкчелеге, сәнәгать палатасы, «Форд Отосан» компанисе һәм әлеге провинциянең эшлекле даирәләре вәкилләре кергән.
Татарстан Республикасында булу программасы кысаларында Иске Шәһәр делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов белән очрашты, Чаллы шәһәрендә, Алабуга муниципаль районында булды.

7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
5-6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Казахстанның «Атамекен» берлеге» Милли икътисадый палатасы Президиумы Рәисе Тимур Кулибаев җитәкчелегендә бизнес даирәләр делегациясе булды. Очрашуларда сүз Татарстан һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек итүне үстерү перспективалары хакында барды. Эшлекле визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу, Татарстанның икътисадый һәм инвестиция потенциалын презентацияләү булды. Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында делегация Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Руслан Кәбиров белән очрашты. Кунаклар шулай ук «Химград» технополисында, «Казан вертолет заводы» ААҖ, «Танеко» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «ЕЛАЗ» ҖБ» ААҖ булдылар.
1-2 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Ягулык-энергетика комплексы җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификацияләрен күтәрү институты" ФГАОУ ДПО белән берлектә Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы каршында "Ягулык-энергетика комплексы объектларын категорияләүне һәм паспортизацияләүне оештыру һәм үткәрү тәртибе" юнәлеше буенча квалификация күтәрү курслары үткәрде.
Әлеге мәсьәләгә игътибар итү "Ягулык-энергетика комплексы объектларының иминлеге турында" 2011 елның 21 июлендәге 256-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү барышында килеп туган күпсанлы сорауларга бәйле.

2
ноябрь, 2012 ел
җомга
2012 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Туполев” ААҖ 90 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән предприятие коллективын бу истәлекле дата белән котлады. “Туполев” ачык акционер җәмгыяте Россиянең танылган авиаконструкторы һәм илдә авиация сәнәгатенә нигез салган Андрей Николаевич Туполев тарафыннан 1922 елда оештырылган предприятие эшен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International