Тегү сәнәгате предприятиеләрендә һөнәри осталык бәйгесе

2012 елның 19 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы тегү сәнәгате предприятиеләре арасында “тегүче” һөнәре буенча 17 ноябрьдә үткән һөнәри осталык конкурсында 1 урынны Светлана Богатова ("Меркурий"ҖЧҖ), 2 урынны - Фиалка Газизова ("ГИАРА" ҖЧҖ), 3 урынны Альбина Андреева ("Кукмара тегү фабрикасы" ААҖ) яулады.
Республика конкурсында 8 предприятие вәкиле катнашты, алар үз фабрикаларында җиңү яулаган хезмәткәрләр. Республика конкурсында катнашучылар ысулый һәм гамәли күнекмәләр күрсәтте. Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Мәгълүмат өчен:
2012 елның 9 аенда тегү сәнәгатендә 2,7 млрд. сумлык продукция җитештерелде. Сәнәгать җитештерү индексы 112% тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International