Һөнәри осталык конкурсы

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
17 ноябрьдә Татарстан Республикасы тегү сәнәгате предприятиеләре арасында “тегүче” һөнәре буенча һөнәри осталык конкурсы үткәреләчәк. Конкурсның максаты – эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, тармак хезмәткәрләре арасында алдынгы тәҗрибәне тарату.
Республика конкурсында тегү сәнәгатенең 8 предприятиесе вәкиле – үз фабрикаларында җиңү яулаган хезмәткәрләр катнашачак. Конкурсант теория һәм гамәли күнекмәләр буенча көч сынашачак. Җиңүчеләрне акчалата призлар көтә.
Мәгълүмат өчен:
2012 елның 9 аенда текстиль һәм тегү сәнәгатендә 2,7 млрд. сумлык продукция җитештерелде. Бу өлкәдә сәнәгать җитештерү индексы 112,0% тәшкил итте. Трикотаж оек-оекбаш әйберләре җитештерү 10,7%ка, тукылмаган материаллар җитештерү 11,7%ка артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International