Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерү
2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
20 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасында яшьләр һәм балаларның техник иҗатын үстерүгә багышланган киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары, республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов әлеге киңәшмәнең “кадрлар әзерләү буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов катнашында уздырылган киңәшмәләрнең логик дәвамы” булып торуына билгеләп үтте. Квалификацияле инженер һәм техник кадрларның җитмәве бу өлкәдә төп проблемаларның берсе. Бу бигрәк тә эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыра торган предприятиеләр өчен актуаль.
Кадрларны техник һөнәрләргә җәлеп итү максатларында, республика җитәкчелеге тарафыннан яшьләр һәм балаларның техник иҗатын үстерү мәсьәләсен хәл итү бурычы куелды. Әлеге киңәшмә Чаллы шәһәрендә үткәрелү очраклы хәл түгел. Биредә эре сәнәгать предприятиеләре урнашкан, алар исә квалификацияле белгечләргә мохтаҗ.
Хәзерге вакытта республиканың техник һәм спорт юнәлешендәге 1249 берләшмәсендә 18894 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә, бу өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге балаларның гомуми санының 8,7 проценты.
Балалар һәм укучы яшьләр техник иҗаты системасын 10 профильле өстәмә белем бирү учреждениесе тәшкил итә, аларда спорт һәм техник иҗатка җәлеп ителгән балаларның 41,5 проценты шөгыльләнә. Техник иҗат берлекләрендә 13 – 18 яшьлек яшүсмерләр белем ала. Алар картинг, авиамоделизм, судомоделизм, автомоделизм, ракетомоделизм, мотоспорт һ.б белән шөгыльләнә.
Р. Зарипов фикеренчә, Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов тарафыннан куелган бурычларны үтәү өчен министрлыклар, ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре республикада техник юнәлештәге түгәрәкләр һәм секцияләр эшен җайга салу буенча уртак эш башкарырга тиеш. Моның нәтиҗәсе балаларны һәм яшьләрне техник юнәлештәге түгәрәкләргә һәм секцияләргә җәлеп итү булачак. Бу эшне оештыруда элекке елларда тупланган тәҗрибәне дә кулланырга кирәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, республикада балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты өчен заманча югары технологияле үзәкләр һәм лабораторияләр булдыру мөхим, алар алдынгы технологияләргә һәм инвестиция проектларына нигезләнгән булырга тиеш.
Казан, Чаллы, Зеленодольск, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәкләре һәм сәнәгать предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге уңай бәяләнә. Киләчәктә мондый үзәкләр Чистай, Менделеевск, Актаныш, Кукмара, Нурлат, Зәй, Мөслим, Азнакай һәм Урыссуда оешачак.
Республикада предприятиеләрнең балалар һәм яшьләр белән эшләүдә уңай тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, “КАМАЗ” ААҖ башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә иганә ярдәме күрсәтә; “Татнефть” ААҖ А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ филиалы белән бергә Әлмәт шәһәренең яшь техниклар станцияләренең актив партнеры булып тора; “Казан вертолет заводы” ААҖ 8нче гимназия укучылары һәм урта махсус уку йортлары, КАИ белән хезмәттәшлек итә; “Химград” технополисы талантлы укучылар өчен фәнни-белем бирү чаралары уздыра, инновация мәйданнарында һәм лабораторияләрдә гамәли дәресләр үткәрә.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгать тармагында таләп ителә торган һөнәрләргә анализ ясады, шуннан чыгып техник иҗат үзәкләренең киләчәктәге эше планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов: “2013 елда безнең төп бурычыбыз – 20 000нән артык баланы техник иҗат түгәрәкләренә җәлеп итү. Биредә гамәлдәге һәм киләчәктә ачылачак түгәрәкләр турында сүз бара”,– дип билгеләп үтте.
Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләрнең техник иҗатын үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан предприятиеләрне гомуми белем бирү мәктәпләренә, профильле урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә һәм техник иҗат үзәкләренә беркетү; Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә техник иҗат системасын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр үткәрү; 2013-2015 елларга Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләрнең техник иҗатын үстерү буенча озак вакытлы максатчан программа концепциясе проектын эшләү; Россия оборона спорт-техник оешмасы белән хезмәттәшлек итү юнәлешендә эшләр башкарыла.
Р.Зарипов фикеренчә, түбәндәгеләр беренче чиратта үтәлергә тиеш:
• техник иҗат үзәкләренә һәм түгәрәкләренә матди һәм техник ярдәм итү, сәнәгать предприятиеләренең аларны җитештерүдә кулланыла торган материаллар белән тәэмин итүе;
• һәрбер предприятиегә кирәкле эшче зоналар (лабораторияләр, цехлар) билгеләү;
• техник юнәлештәге югары уку йортлары белән берлектә эре шәһәрләрдә һәр мәктәп файдалана алырлык техник иҗат үзәкләре булдыру, аларда шәһәрнең барлык мәктәпләреннән график буенча укучылар шөгыльләнергә тиеш;
• муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары, гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән мәктәпләрдә техник хезмәт кабинетлары булдырырга тиеш.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге проектларны карадылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышын уздырды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
26
март, 2026 ел
Түбән Кама районында бакчачылык ширкәтенә газ керттеләр
Олы Афанас авылында урнашкан «Мичуринец» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә гомуми озынлыгы 11 км артык булган заманча газ бүлү челтәре файдалануга тапшырылды.
Татарстан предприятиеләренә Казахстан базарына ничек чыгарга кирәклеге турында сөйләделәр
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.
25
март, 2026 ел
Герман Лернер: «Бүген республикада электр двигательле 1,7 меңнән артык машина исәпләнә»
25 март көнне Казанда «Һиндстан белән бизнесны ничек алып барырга» темасына бизнес-семинар уза. Чара Һиндстан һәм Россиядән хакимият, бизнес, банк секторы, фән һәм мәгариф вәкилләрен берләштерде. Программада – Һиндстан базарындагы эшнең практик аспектлары, партнерлар эзләү һәм тәэмин итү чылбырын төзү, инвестиция мөмкинлекләре һәм җитештерүне локальләштерү, АСК, фармацевтикада, текстильдә, технологияләрдә хезмәттәшлек итү һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз