Сәнәгать предприятиеләренең баш инженерлары тәҗрибә алыша

2012 елның 16 ноябре, җомга
15 ноябрьдә “КЭТЗ” ААҖтә семинар-киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе җитәкчелеге, Татарстан Республикасының машина төзелеше, авиатөзелеш һәм нефть химиясе комплексы тармагындагы 33 сәнәгать предприятиесеннән 50 баш инженер катнашты.
Семинар-киңәшмәнең максаты – “КЭТЗ” ААҖтә җитештерүне оештыру һәм техник проблемаларны хәл итү тәҗрибәсе белән танышу, әлеге предприятиедә “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү, республика предприятиеләре арасында техник мәсьәләләрне хәл итү буенча тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек итүне арттыру.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “КЭТЗ” ААҖтә эш оештырылу тәҗрибәсе, “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү белән таныштылар, җитештерү цехларында булдылар.
Бу предприятие ике ел дәвамында “Сакчыл җитештерү” методикасын актив куллана.
Биредә җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген арттыру максатында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән 2010 елда «Айнес Системс» уртак Россия-Германия предприятиесе төзелде. Немец белгечләре белән бергә эшләү нәтиҗәсендә җитештерүчәнлек артты. Әлеге программа кысаларында заводның 46 хезмәткәре өйрәнү узды. Завод цехларында һәм бүлекчәләрендә Лин-төркемнәр төзелде. Лин-принциплар нигезендә кайбер цехларда һәм мәйданнарда җитештерү процесслары үзгәртелде. Бушаган мәйданнарда ике яңа җитештерү юнәлеше оештырылды – метал эзләү детекторлары һәм стандарт булмаган югары көчәнешле җиһазлар җитештерелә башлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International