21-22 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Литва Республикасы делегациясе килде. Делегациянең җитәкчесе – Литваның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ренатас Норкус. 21 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министрның беренче урынбасары Р.Кәбиров әлеге делегация белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы һәм Литва Республикасы арасындагы ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек турында барды.
Литваның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ренатас Норкус делегация әгъзалары –Илчелек вәкилләре һәм Литваның бизнес даирәләре вәкилләре белән таныштырды. Литва вәкилләрен аеруча машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм, логистика тарамкларында уртак проектлар кызыксындыра.
Литва Республикасы делегациясе шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов белән дә очрашты. Кунаклар IT-паркта булдылар, Универсиада объектлары белән таныштылар.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы Литва Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2011 елда 35,5 млн. доллар, агымдагы елның беренче яртыеллыгында 23,2 млн. доллар тәшкил итте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.