ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 19 маеннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Казан дәүләт энергетика университеты” ЮҺБ ФДБМУ һәм “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклаучы технологияләр үзәге” ДАУ ярдәмендә республиканың энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өчен җаваплы булган бюджет өлкәсе оешмалары һәм учрежденияләре вәкилләре өчен “Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәләрендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның практик мәсьәләләре” квалификацияне күтәрү программасы буенча укыту уздыра.

5
май, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты йомгакларына багышланган брифинг узачак.
2014 елның 26–27 апрелендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга булып узган визиты турында массакүләм магълүмат чаралары вәкилләренә мәгълүматны Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җиткерәчәк.
2014 елның 3 маенда Татарстан Республикасы делегациясенең Гыйракка визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Гыйрак Көрдстанының эшлекле даирәләре белән булган очрашуда Россия Федерациясенең Эрбильдәге Генераль консулы Валерий Поспелов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казан вертолет заводы” ААҖ маркетинг һәм товар сату буенча директоры Валерий Пашко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, визит максаты - регионнар арасында икътисадый, мәдәни, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү. Президент Татарстанның икътисадый үсеше һәм республиканың эре предприятиеләре турында җиткерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Көрдстан белән Татарстан Республикасы арасында машина төзелеше, нефть химиясе, төзелеш, шулай ук мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендәге хезмәттәшлек итү өчен киң мөмкинлекләр бар.
2014 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Төркия Республикасына визиты кысаларында Татарстан –Төркия эшлекле форумы узды. Форум эшендә йөздән артык төрек эшмәкәрләре катнашты.
Татарстан Президенты үзенең чыгышында Татарстан һәм Төркия арасында хезмәттәшлек Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында актив үсә дип ассызыклады. Аның җиткерүенчә, Төркия Республикасы чит ил катнашындагы предприятиеләр саны буенча беренче урында тора. 2013 елда Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 650 млн доллардан артты, Татарстан Республикасында игълан ителгән Төркия инвестицияләре күләме 1,5 млрд. доллар тәшкил итте. 2014 елда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Алабуга" МИЗда берничә эре төрек предпритиесе ачылачак. Алар арасында агач МДФ-панельләр җитештерүче «Кастамону Энтегре» компаниясе, гигиена чаралары җитештерүче «Хаят Кимья», пыяла җитештерүче «Шишеҗам» заводы һәм башкалар.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тармак ветераннарын, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре хезмәт коллективларын яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итә.
“Хөрмәтле хезмәт ветераннары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре эшче коллективлары! Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән Сезне чын йөрәктән яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Яз һәм хезмәт бәйрәме – иминлек һәм тынычлык, эшчеләр бердәмлеге һәм теләктәшлек символы! Бу күркәм бәйрәм Ватаныбызга үзләренең тырышлыклары белән хезмәт итүчеләрне һәм милли мәнфәгатьләр яклаучыларны берләштерүче бәйрәм. Сезгә һәм якыннарыгызга хезмәтләрегездә уңышлар, тотрыклылык, бәхет, иминлек телим! ”

2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Икътисадый совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, Штаб җитәкчесе урынбасары  Равил Зарипов рәислегендә Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Штаб утырышы узды.

Штаб утырышында катнашучылар 2014 елда янгынга каршы периодны үткәрү өчен әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Штаб утырышында республиканың ягулык- энергетика предприятиеләре җитәкчеләре хисапларын тыңладылар («Сетевая компания» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ,  «ТГК-16» ААҖ, «Газпром Трансгаз Казань» ҖЧҖ һәм башкалар), Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм башкалар. 

 2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары  – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи әфәнде белән булган очрашуда канашты.

Очрашу кысаларында Татарстан белән Иран арасында сәүдә- икътисадый хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышынды. 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли, һәм ул Иранның Казандагы консуллыгының зур ролен билгеләп үтте.

Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи шулай ук Иран ягының тулаем Россия белән һәм, аерым алганда, Татарстан белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерәсе килүен белдерде. Илче фикеренчә, Татарстан белән Иранның үзара багланышлар өчен перспективалары зур.

2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Тирьякиләр» компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Мехмет Тирьяки әфәнде белән булган очрашуда шулай ук Татарстан Ресубликасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов,  «Тирсан Кардан» (Төркия) генераль директоры Джихансер Эртунч, «Тирсан Кардан» (Россия) генераль директоры Исмаил Алиев, «КИП «Мастер» ҖЧҖ генераль директор вазыйфаларын башкаручы Фарид Закиров катнашты. 

 2014 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиковның Кырым татарлары Мәҗлесе делегациясе белән булган очрашуда катнашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Җәләлов, Мәҗлес әгъзалары катнашты.

Татарстанга визит кысаларында Мәҗлес делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” чарасының тантаналы ачылышында катнашты. Делегация Болгар шәһәрен  дә карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International