2014 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Калининград өлкәсенә эшче визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Калининград өлкәсе хакимияте арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыруның чаралар планына кул куелды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов куйдылар. Имзалау тантанасы Калиниград өлкәсе Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы делегациясенең Калиниград өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре белән булган киңәйтелгән очрашудан соң узды.
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә “2013–2016 елларда Татарстан Республикасында машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” максатчан программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклаучы технологияләр үзәге, Идел буе сыйфат үзәге җитәкчелеренең вәкилләре катнашты.
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында үткәрелгән брифингта катнашты. Брифинг Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты йомгакларына багышланган иде.
Төркмәнстан "Алабуга" махсус икътисадый зонасында текстиль продукциясен эшләүне һәм җитештерүне тәкъдим итә. Апрель ае ахырында эш визиты белән Төркмәнстанга барган Татарстан Республикасы делегациясенә әлеге тәкъдим белән илнең тышкы эшләр министры Рәшит Мередов мөрәҗәгать итте. Татарстан тәкъдимне кабул итте. Делегация визиты йомгакларына багышланган брифингта бу турыда Р. Зарипов сөйләде.