ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 26 -27 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты булды.  Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер–министрның беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Татанефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар керде.

Визит кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән булган очрашуда катнаштылар, шулай ук Төркмәнстанның дәүләт хакимияте ораганнары һәм компанияләре вәкилләре катнашында адреслы очрашуларда катнаштылар.

Казан вертолет заводы директорлар советы Председателе, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов коллегияда катнашучыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Коллегияда катнашучылар тармак үсешенең өстенлек алган юнәлешен реализацияләү йомгаклары нәтиҗәсендә 2013 елда җитди алга китешне билгеләп үттеләр  Узган ел җитештерү көчендә инвестиция күләме 8,3 млрд сум тәшкил иткән, бу 2012 ел белән чагыштырганда 8,5% ка күбрәк. Компания инновацион потенциалны арттыруга юнәтелгән стратегияне шулай ук тотуны дәвам итә. 

26
апрель, 2014 ел
шимбә

 2014 елның  25 апрелендә  Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Россия Федерциясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы булды. Киңәшмәдә “Ростех” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Идел буе федераль субъектлары башлыклары һәм хәрби-сәнәгать оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә сакчыл производство буенча ике көнлек конференциягә нәтиҗә ясады, ул хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларында сакчыл җитештерү системасын кертү һәм дәүләт оборона заказы өлкәсендә монополиягә каршы таләпләрне гамәлгә кертү мәсьәләләренә кагылды. 

 2014 елның 24-25 апрелендә Чаллыда “КАМАЗ” һәм IT- парк мәйданчыкларында “Оборона сәнәгате комплексы оешмаларына  сакчыл җитештерү системаларын кертү” конференциясе
 узды.
         Конференцияне оештыручылар – Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы  Хәрби-сәнәгать комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “КАМАЗ” ААҖ, Чаллының һәм “Кама арты” регионының Сәүдә- сәнәгать палатасы, “Огропром институты” автономияле коммерцияле булмаган оешма.

         IT- паркта Лин-конференция  кысаларында мастер –класслар үткәрелде. 

 2014  елның 22-23 апрелендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Росссиянең Сәүдә- сәнәгать палатасы ярдәмендә,  «Экспоцентр»  үзәк күргәзмә комплексы һәм Россиянең текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берләшмәсе тарафыннан оештырылган «Легпромфорум-2014» I халыкара тармак форумы узды.
Форум эшендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов, федераль һәм региональ башкарма хакимият  органнары, эшмәкәрләр оешмалары, предприятиеләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы ягыннан - Татарстан Республикасы Сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, республиканың текстиль һәс җиңел сәнәгать хезмәткәрләре профоюзы Федерациясе, Казан милли – тикшеренү технологик университетының җиңел сәнәгать технологияләр, мода һәм дизайн  Институты вәкилләре һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты (“Бөгелмә тегү фабрикасы”, «ГИАРА» ҖЧҖ, «Карлен» ААҖ, «Петро» ҖЧҖ).

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов үзенең чыгышында, җиңел сәнәгать өлкәсендәге проблемаларга тукталды. Ул хәзерге вакытта җиңел сәнәгать оешмаларына дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелүе турында хәбәр итте.  

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 24 һәм 25 апрелендә Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин катнашында Лин–конференция һәм “Оборона –сәнәгать комплексы оешмаларына сакчыл җитештерү системасын кертү турында” Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе күчмә утырышы узачак.
Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КАМАЗ» ААҖ, «Сәнәгатьне оештыру институты» автономияле коммерцияле булмаган оешма, Чаллы шәһәренең һәм «Кама арты» регионының Сәүдә–сәнәгать Палатасы.
Лин –конференция һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе күчмә утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе әгъзалары, федераль һәм республика хөкүмәтенең башкарма органннары җитәкчеләре һәм вәкилләре, хәрби–сәнәгать комплексы предприятиеләренең җитәкчеләре, “Сакчыл җитештерү” өлкәсендәге экспертлар катнашачак.
Татарстан Республикасына Лин–технологияләрен кертү тәҗрибәсе турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясыячак.
Равил Зарипов ассызыклаганча, “быел үткәрелгән Лин–конференциясе һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе күчмә утырышы республикада һәм Россиядә “Сакчыл җитештерү” методикасын үстерүгә һәм кертүгә яңа этәргеч булачак. Алдынгы сәнәгать мәйданчыкларында тәҗрибә белән уртаклашу гамәлгә керергә тиеш. Федераль һәм региональ дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең, икътисад секторының вәкилләре һәм экспертларның утырышта катнашуы илнең предприятиеләренә, шул исәптән, хәрби–сәнәгать комплексындагы предприятиеләренә Лин–технологияләрен системалы рәвештә кертү эшчәнлегенә ярдәм итәчәк”.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ЧТПЗ директорлар Советы рәисе Александр Федоров белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында “АЛНАС” заводы үсеш перспективалары турында сөйләштеләр.

18
апрель, 2014 ел
җомга
2014 елның 15–18 апрелендә Бахчисарай районы советы рәисе Валентина Крашкина җитәкчелегендәге Кырым Республикасы Бахчисарай районы делегациясенең Татарстан Республикасына визиты узды.
Делегация составында – Бахчисарай дәүләт администрациясе рәисе беренче урынбасары Г.П.Пехарь, Бахчисарай дәүләт администрациясе рәисе урынбасары Кныр И.И., район администрациясе җитәкчеләре, “Бахчисарай тарихи–мәдәни тыюлыгы” Кырым Республикасы учреждениясе генераль директоры Әбләлимова Э.Н., «Инфо-сервис» коммуналь предприятиесе директоры Касаткин Д.А. һәм башкалар иде.
Визитның максаты – Татарстан Республикасы башкарма һәм муниципаль органнары вәкилләре белән нәтиҗәле элемтәләр урнаштыру, Татарстан Республикасы муниципаль хакимият органннары эшчәнлегенең тәҗрибәсен өйрәнү, ике яклы хезмәттәшлек итүнең перспективалы юнәлешләрен турында фикер алышу.
Кырым Республикасы Россия Федерациясе составына керүе кысаларында Татарстан Республикасына Кырым Республикасының Бахчисарай райны беркетелгән. Максаты– районга методик һәм матди ярдәм күрсәтү.
Эшлекле визит кысаларында Кырым Республикасы Бахчисарай районы делегациясе Татарстан Республикасы министрлыклары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очраштылар.
Кунаклар Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы эшчәнлеге, икътисадый потенциалы белән таныштылар. Татарстан коллегалары белән берлектә делегация вәкилләре Зеленодольск муниципаль райны администрациясе структур бүлекчәләре эшчәнлегенең юнәлешләрен өйрәнделәр.
Делегация “Горький исем. Зеленодольск суднотөзелеш заводы”н, “Зеленодольск сщт эшкәртү комбинаты”н, “Майский” теплица комбинатын карадылар. Татарстан Республикасына визит кысаларында делегация өчен Татарстан Республикасының предприятиеләре – «Ай-Пласт», «Экотехпром Казань», «МультиПласт», «СК Казан заводы», «Lakko» буялар фабрикасы, «Техстрой», «СафПласт» вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча сөйләшүләр узды.
Кунаклар Иске татар бистәсен, Казан Кремлен, Кол Шәриф мәчетен, Благовещение Соборын карадылар һәм Раиф монастырена бардылар.
Делегация вәкилләре Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясенең сайлау комиссиясе участковыйларның укыту семинарында катнаштылар.
Кырым Республикасы Бахчисарай районы делегациясе Татарстан Республикасы премьер–министр урынбасары– Министрлар Кабинеты Аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров белән булган очрашуда катнашты. Очрашу барышында Бахчисарай районына Татарстан Республикасының методик һәм матди ярдәм күрсәтүнең оператив мәсьәләләре каралды.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекинда узган Кытайның алдынгы дәүләт корпорацияләре – Кытай инвестицион корпорациясе һәм “Поли Груп” төркеме - җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “ТАИФ” ААҖ Директорлары советы Рөстәм Сүлтиев һәм “Газпром Межрегионгаз Казан” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков катнашты.
Делегация вәкилләренең Кытай инвестицион корпорациясе (CIC) президенты Ли Кепин белән очрашуында CIC ягыннан Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге турында сөйләшенде.
Рөстәм Миңнеханов “Поли Груп” компанияләре төркеме җитәкчелеге белән очрашуда билгеләп үткәнчә, “Поли Груп” Россиядә һәм Татарстанда яхшы таныш, компания белгечләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы оборона сәнәгатен яхшы белә.
Очрашуда катнашучылар, Татарстан һәм “Поли Груп” хезмәттәшлеге перспективаларын өйрәнү өчен, уртак эш төркемен булдырырга килештеләр.
Пекинга визит кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вәкиле Ян Цзечи белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов аңа әлеге сәфәр барышында делегациянең эше турында сөйләде. Ул Кытайда татарларга күрсәтелә торган игътибар өчен, Кытай Халык Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Мәгълүмат өчен:
Поли Груп” компанияләре төркеме – Кытай Халык Республикасының эре дәүләт корпорацияләренең берсе, дәүләт капиталы – 100%. Эшчәнлегенең төп юнәлеше – оборона продукциясен эшләү һәм тикшерү, чит илләр белән хәрби-техника хезмәттәшлеген алып бару.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кытайга визиты кысаларында Пекиндагы Россия Федерациясе Илчелегендә Кытайның эшлекле даирләләре өчен Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясе узды.
Россия Федерациясенең Кытай Халык Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Денисов презентацияне ачканда, Татарстанның Россия Федерациясе составындагы уникаль республика булуын, дөньяның башка дәүләтләре арасында үсеш дәрәҗәсе буенча конкурентлы булуын әйтте. Андрей Денисов Татарстан Республикасының шактый зур икътисадый мөмкинчелекләре булуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясе үткәрде. Министр шулай ук Татарстан белән Кытай предприятиеләренең хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында сөйләде. Шул исәптән, Казан вертолет заводы Кытайга 80 машина җибәрүе турында хәбәр итте. Хезмәттәшлек итүнең перспективалы юнәлешләре итеп, Равил Зарипов Кытай компанияләренең яңа эшләнгән һәм модернизацияләгән энергетика объектларын, шулай ук нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, транспорт һәм туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлек итү турында да билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International