2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Икътисадый совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар агымдагы елның энергетика, нефть химиясе, транспорт, төзелеш һәм торак–коммуналь комплексларындагы финанс эшчәнлекне карап чыктылар. Энергетика, нефть химиясе, транспорт, төзелеш һәм торак–коммуналь комплексларындагы финанс эшчәнлеге хакында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җиткерде. Министрлык җитәкчесе керемне үстерү максаты белән сәнәгать тармакларында перспектив эш юнәлешләрен билгеләде, шул исәптән, нефть, газ, химия комплексының тотрыклы үсеше өчен “Юл картасын” реализацияләү, 2013–2018 елларда энергетик күятне кертү буенча “Юл картасы”н реализацияләү; машина төзелеше тармагында инвестицион проектларны реализацияләү; алдынгы идарә итү технологияләрен кертү; предприятиеләр тарафыннан фирма эчендәге хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча программаларны гамәлгә ашыру; инновацияләрне үстерү буенча актив эшчәнлек алып бару; югары квалификацияле кадрлар әзерләү.