Татарстан Гыйрак Көрдстаны белән сәүдә–икътисадый хезмәттәшлекне үстерергә тели
2014 елның 5 мае, дүшәмбе
2014 елның 3 маенда Татарстан Республикасы делегациясенең Гыйракка визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Гыйрак Көрдстанының эшлекле даирәләре белән булган очрашуда Россия Федерациясенең Эрбильдәге Генераль консулы Валерий Поспелов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казан вертолет заводы” ААҖ маркетинг һәм товар сату буенча директоры Валерий Пашко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, визит максаты - регионнар арасында икътисадый, мәдәни, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү. Президент Татарстанның икътисадый үсеше һәм республиканың эре предприятиеләре турында җиткерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Көрдстан белән Татарстан Республикасы арасында машина төзелеше, нефть химиясе, төзелеш, шулай ук мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендәге хезмәттәшлек итү өчен киң мөмкинлекләр бар.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.