Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Татарстан белән Төркмәнстан арасында хезмәттәшлек үсә
2014 елның 5 мае, дүшәмбе
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты йомгакларына багышланган брифинг узачак.
2014 елның 26–27 апрелендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга булып узган визиты турында массакүләм магълүмат чаралары вәкилләренә мәгълүматны Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җиткерәчәк.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы җитәкчесе Равил Зарипов әйтүенчә, “визитның максаты – Татарстан Республикасы белән Төркмәнстан арасында сәүдә–икътисадый, мәдәни, мәгариф һәм технологик хезмәттәшлекне үстерү.”
Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер–министрның беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Татанефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар керде.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән булган очрашуда катнаштылар, шулай ук Төркмәнстанның дәүләт хакимияте ораганнары һәм компанияләре вәкилләре катнашында адреслы очрашуларда катнаштылар. Очрашулар барышында ике яклы хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алыштылар.
Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов ассызыклаганча, “Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләр – партнерлыкның яхшы мисалы булып тора. Төркмәнстан Россия Федерациясенең күп кенә регионнары белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырды, ләкин Татарстан аерым урын биләп тора”. Аның әйтүенчә, яклар энергетика һәм нефтехимия тармагында хезмәттәшлек итү белән кызыксына. Төркмәнстан ягы шулай ук «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен Төркмәнстанга китертүдәге хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына.
Төркмәнстан Президенты мәдәни–гуманитар хезмәттәшлек итүне мөһим тармак дип билгеләде. Ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Татарстан Республикасы вузларында төркмәнстан студентларын укыту мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде. Хәзерге вакытта Татарстанда 900 артык төркмәнстан студенты белем ала.
Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүдәге Казанның тәҗрибәсен уникаль дип атады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендәге кооперация элемтәләрен үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Казанда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем утырышын үткәрергә тәкъдим итте.
Равил Зарипов ассызыклаганча, 2013 елда Татарстан Республикасы һәм Төркмәнстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 42,2 млн. доллар, экспорт 33,3 млн. доллар, импорт 9,1 млн. доллар тәшкил итте. Равил Зарипов сүзләренә караганда, Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы сәнәгать тармагындагы, аерым алганда, машина төзелеше, авиа төзелеш, судно төзелеш һәм нефть химиясе өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү буенча яхшы мөмкинлекләр бар.
Шул исәптән, Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре булып, зургрузлар базасындагы махсус техника җиһазларын, шулай ук пассажирлар транспортын газ моторлы ягулык системалары белән тәэмин итү буенча «КАМАЗ» заводы проекты тора.
Визит барышында Татарстан Республикасы белән Төркмәнстан арасында ике яклы хезмәттәшлек итү турында документларга кул куелды: Әлмәт белән Балканабад шәһәрләре арасында хезмәттәшлек итү һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, побратимлык турында Килешү, Татарстан Республикасы Сәүдә–сәнәгать палаты белән Төркмәнстанның сәүдә–сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү.
Татарстан Республикасы делегациясе шулай ук Төркмән атына багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “булып узган визит Татарстан Республикасы белән Төркмәнстан арасындагы төрле эшчәнлек тармакларындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен мөһим нигез булып тора”.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге проектларны карадылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышын уздырды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
26
март, 2026 ел
Түбән Кама районында бакчачылык ширкәтенә газ керттеләр
Олы Афанас авылында урнашкан «Мичуринец» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә гомуми озынлыгы 11 км артык булган заманча газ бүлү челтәре файдалануга тапшырылды.
Татарстан предприятиеләренә Казахстан базарына ничек чыгарга кирәклеге турында сөйләделәр
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.
25
март, 2026 ел
Герман Лернер: «Бүген республикада электр двигательле 1,7 меңнән артык машина исәпләнә»
25 март көнне Казанда «Һиндстан белән бизнесны ничек алып барырга» темасына бизнес-семинар уза. Чара Һиндстан һәм Россиядән хакимият, бизнес, банк секторы, фән һәм мәгариф вәкилләрен берләштерде. Программада – Һиндстан базарындагы эшнең практик аспектлары, партнерлар эзләү һәм тәэмин итү чылбырын төзү, инвестиция мөмкинлекләре һәм җитештерүне локальләштерү, АСК, фармацевтикада, текстильдә, технологияләрдә хезмәттәшлек итү һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз