2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Тирьякиләр» компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Мехмет Тирьяки әфәнде белән булган очрашуда шулай ук Татарстан Ресубликасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, «Тирсан Кардан» (Төркия) генераль директоры Джихансер Эртунч, «Тирсан Кардан» (Россия) генераль директоры Исмаил Алиев, «КИП «Мастер» ҖЧҖ генераль директор вазыйфаларын башкаручы Фарид Закиров катнашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасында уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында һәм алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары хакында сөйләштеләр.