Татарстан белән Иран арасында сәүдә - икътисадый хезмәттәшлекне үстерү перспективары хакында фикер алыштылар

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

 2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары  – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи әфәнде белән булган очрашуда канашты.

Очрашу кысаларында Татарстан белән Иран арасында сәүдә- икътисадый хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышынды. 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли, һәм ул Иранның Казандагы консуллыгының зур ролен билгеләп үтте.

Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи шулай ук Иран ягының тулаем Россия белән һәм, аерым алганда, Татарстан белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерәсе килүен белдерде. Илче фикеренчә, Татарстан белән Иранның үзара багланышлар өчен перспективалары зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International