Көн тәртибендә - 2014 елда янгынга каршы периодны узу өчен Татарстан Республикасы электр энергетикасы объектларын әзерләү

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, Штаб җитәкчесе урынбасары  Равил Зарипов рәислегендә Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Штаб утырышы узды.

Штаб утырышында катнашучылар 2014 елда янгынга каршы периодны үткәрү өчен әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Штаб утырышында республиканың ягулык- энергетика предприятиеләре җитәкчеләре хисапларын тыңладылар («Сетевая компания» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ,  «ТГК-16» ААҖ, «Газпром Трансгаз Казань» ҖЧҖ һәм башкалар), Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм башкалар.

Штабның утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың энергетика предприятиеләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе алдында янгынга каршы периодны үтү куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бурычлар куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International