2014 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиковның Кырым татарлары Мәҗлесе делегациясе белән булган очрашуда катнашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Җәләлов, Мәҗлес әгъзалары катнашты.
Татарстанга визит кысаларында Мәҗлес делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” чарасының тантаналы ачылышында катнашты. Делегация Болгар шәһәрен дә карады.