ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 19 мае – Татарстанда Матбугат көне. Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:
2014 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы җитәкчеләренең вәкилләренә һәм хезмәт коллективына кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
2014 елның 16 маенда “WorldSkills Russia-2014” II милли чемпионаты узды. WorldSkills Russia – 2014" һөнәри осталыкның икенче илкүләм чемпионаты ачылу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре һәм укыту оешмалары вәкилләре катнашты.

16
май, 2014 ел
җомга
2014 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Стратегик инициативалар агентлыгының бизнес инициативаларын алга сөрү Клубы лидерлары белән булган очрашуында катнашты. Очрашу барышында Россия һәм Татарстанда инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләре каралды.
2014 елның 16 –20 маенда Казанда “WorldSkills Russia-2014” II милли чемпионаты узачак. Профессиональ һөнәрчелек бәйгесендә Россиянең 50 регионнан 1000 артык 18–22 яшьлек эшче профессияләр вәкилләре катнашачак. Җиңүчеләр 2014 елның сентябрендә “WorldSkills International” Европа чемпионатына барачаклар.
WorldSkills International (WSI) – халыкара масштаблы хәрәкәт, аның төп максаты – эшче профессияләрне популярлаштыру, аларның дәрәҗәсен һәм дөнья күләмендә профессиональ әзерлек һәм квалификация стандартларын күтәрү.
WorldSkills International – яшьләрнең үзләренең профессиональ һөнәрләрен күрсәтә алырлык мәйданчык. Катнашучылар командасы “WorldSkills” милли командалар һәм экспертлардан формалаша.
Россия халыкара хәрәкәткә 2012 елның 17 маенда Көньяк Корееда “WSI” генераль ассамблеясында кушылды. “WSI” оешмасы хәзерге вакытта 68 илне үз эченә ала. Россиянең халыкара оешмасына керү вакытыннан алып, илнең 56 регион заявка бирде. Россия Федерациясенең 19 субъекты WorldSkills Russia оешмасына керде: Татарстан Республикасы, Хабаровск крае, Кемерово өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Чуашстан Республикасы, Тамбов өлкәсе, Ульян өлкәсе, Марий–Эл Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Көньк Осетия (Алания), Самара өлкәсе, Пенза өлкәсе, Мордовия Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Красноярск крае, Новосибирск өлкәсе, Ленинград өлкәсе.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 13 һәм 14 маенда Чаллының “Чаллы ипие сәүдә йорты”нда “Фреш һәм шәхси җитештерү” бәйсез челтәрләр союзы эшлекле форумы узды. Форумда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, халыкара экспертлар, Россиянең 24 регионнан, шул исәптән, Түбән Новгород, Тольятти, Иҗау, Иркутск, Уфа, Магнитогорск, Рязань, Великий Лук, Ангарск, Екатеринбург, Муром, Нальчик, Пенза һәм башка шәһәрләрдән 70 артык сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.
Форум барышында FRESH-категорияләре юнәлешләрен үстерү тенденцияләре белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алаштылар. Шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, аның шәхси җитештерүле продукцияне реализацияләү һәм эшләп чыгару күрсәткечләре үсешенә йогынтысы каралды. Форумда катнашучылар чыгымнарны кыскарту, “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү ярдәмендә хезмәтне оптимизацияләү өлкәсендә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
2014 елның 14 маенда “Алабуга” МИЗ территориясендә "RMA Pipeline Equipment" Германия компаниясенең шарлы торбаүткәргеч арматура заводы эшли башлады. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Махсус икътисадый зона” ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков, “RMA” компаниясе хуҗасы Андреас Труттенбах катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа заводны заманча предприятие дип атады һәм "RMA" төркеменең Европа Берлегеннән читтә нәкъ менә Татарстанны сайлавын билгеләп үтте.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пунди Сринивасан Рагхаван белән очрашты. Очрашу барышында алдагы ике яклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде. Ул кластерлы якын килү кысаларында республиканың сәнәгатен үстерү перспективалары һәм агымдагы мәсьәләләре (автомобиль төзелеше, нефть химиясе, энергетика, ИТ–кластеры) хакында җиткерде. Һиндстан ягын “Алабуга” МИЗ инфраструктурасы һәм күрсәтелә торган ташламалар белән таныштырды. Равил Зарипов Татарстан Республикасы территориясендәге индустриаль мәйданчыклар эшчәнлеге турында сөйләде.
2014 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Кытай Халык Республикасы Хунань провинциясенең Бөтенкытай халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары У Дихай җитәкчелегендәге Кытайның Хунань провинциясе делегациясе белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Хунань провинциясе дәүләт органнары һәм эшлекле даирәләр җитәкчеләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә–сәнәгать палатасы, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре вәкилләре катнашты.
2014 елның 13 маенда Чаллыда «КИП «Мастер» ААҖ мәйданчыгында автомобиль йөзаклары җитештерүче «Кикерт Рус» ҖЧҖ яңа заводның тантаналы ачылышы узды. «Кикерт Рус» ҖЧҖ, «КИП Мастер» ААҖ резиденты буларак, Чаллы шәһәрендә үзенең эшчәнлеген 2013 елдан бирле алып бара. “ГАЗ” төркеме өчен продукция чыгара торган ике җитештерү линиясе гамәлгә кертелде. Форд–Солерс өчен йөзаклар җитештерү линиясе – әзерлек этабында.
КИП “Мастер” мәйданчыгында җитештерү линиясенең монтажлауын компания агымдагы елның мартында тәмамлады. Башлангыч этапта автомобиль йөзаклары җитештерүче завод 1500 кв.метр мәйданын биләп алачак, берничә елдан ул 5000 кв.метрга җитәчәк. Оешмада 70 эш урыны булдырылачак, ике–өч елдан бу сан 240 җитәчәк дип көтелә. Хезмәткәрләр Германиядә һәм Чехиядә “Kiekert” заводында белем алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International