Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре бүләкләнде

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
2014 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы җитәкчеләренең вәкилләренә һәм хезмәт коллективына кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасының нефть химиясе сәнәгате, ягулык–энергетикасы комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Баһманов Хәмзә Афзал улы Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Республикасының икътисад үсешенә өлеш керткән өчен, машина төзелеше комплексы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Аблеева Татьяна Констатиновна Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Куллану базары өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм кулланучыларның хокукларын яклау эшенә зур өлеш керткәне өчен кулланучылар базары бүлеге мөдире Попова Валентина Васильевнага Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International