Матбугат Көне белән котлау

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
2014 елның 19 мае – Татарстанда Матбугат көне. Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:
“Хөрмәтле республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Республиканың сәнәгать үсеше, кулланучылар базары, халыкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләрне яктыртуыгыз өчен, хезмәт кешесенең абруен күтәрүдә һәм Татарстан сәнәгать предприятиеләренең алдынгы тәҗрибәсен яктыртудагы хезмәттәшлегегез өчен рәхмәтләремне белдерәм.
Сезгә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм иҗади планнарыгызның чынга ашуын телим!”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International