2014 елның 17 июлендә Татарстан Республикасында Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендәге Карелия Республикасы делегациясенең визиты уза. Делегация составында – министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Карелия Республикасы сәнәгать предприятиеләре һәм укыту оешмалары җитәкчеләре.
Визит кысаларында Карелия Республикасы делегациясе “Медицина фәне үзәге” медицина симуляторлары региональ инжиниринг үзәгенә, “Химград” Технополисына, “КАИ–лазер” сәнәгать лазер технологияләре инжиниринг үзәгенә, “Навигатор кампус” технопаркына, “ИТ–парк”ына, “Казан–Арена” футбол стадионына, Су төрләре спорт Сараена, 7 шәһәр клиник шифаханәсенә һәм Казан Федераль университетына барачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен белән очрашу планлаштырылган. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Карелия Республикасы арасында сәүдә–икътисадый, фәнни–техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешүгә имза куелачак дип көтелә.2014 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән видеоэлемтә режимында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры ассызыклаганча, “хәзерге вакытта илдә Россия икътисадының чимал юнәлешен үзгәртү эшчәнлеге алып барыла. Ил җитәкчелеге куйган максатлар - сәнәгатьне модернизацияләү, яңа предприятиеләр төзү, Россиядә конкурентлылык җитештерүен локализацияләү, күп кенә позицияләр буенча продукциянең импорт алмашу буенча эш алып бару”.
2014 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Сочи-2014» XIII халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы делегациясенең Краснодар краена визитын әзерләү буенча оештыру комитетның утырышы узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының оештыру комитеты, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында «Сочи-2014» XIII халыкара инвестицион форумында булачак Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясенең концепция проекты хакында фикер алыштылар.2014 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы делегациясенең Уругвайга визиты кысаларында Монтевидео шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Oversil» автомобиль компаниясе директоры Герман Солер очрашты. Очрашу кысаларында автомобиль продукциясе җитештерү һәм алга сөрү өлкәсендә компания белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
«КАМАЗ» ААҖ, «Соллерс» ААҖ һәм «АлАЗ ҖБ» ААҖ автомобиль төзелеше заводлары, шулай ук автокомпонентлар, ягулык-майлау материаллары җитештерүче актив үсә барган предприятиеләр Татарстанда куәтле сәнәгать кластерын формалаштыралар. Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика яңа багланышлар урнаштырырга омтыла, Уругвай компанияләре белән хезмәттәшлекнең зур потенциалын күрә.2014 елның 10 июлендә «КНИАТ» ААҖ “КНИАТ- инновацион- технологик үзәге» сәнәгать технологияләре технопаркы” ААҖ ачылышына 55 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Әлеге чарада Татарстан Респубикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
Мәскәүнең Казандагы НИАТ филиалы (хәзер «КНИАТ» ААҖ) 1958 елның 21 ноябрендәге 385 номерлы авиация техникасы буенча СССРның Министрлар Советының Дәүләт Комитеты рәисе карары һәм 1959 елның 28 ноябрендәге 28 номерлы татар совнархозының карары белән оештырылды.
«КНИАТ» ААҖ эшчәнлекнең төп тармаклары - машина төзелеше өлкәсендә технологияләрне эшләп чыгару һәм трансфер, инжиниринг юнәлеше.9 июльдә Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Екатеринбургтагы Э.С.Яламов исемендәге Урал оптика-механика заводы мәйданчыгында Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Холманских, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Федерациясе Министры Михаил Абызов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкарма хакимияте органнары вәкилләре, регионнар җитәкчеләре, профиль предприятиеләрнең һәм фәнни учреждениеләрнең вәкилләре катнашты.Бүген Татарстан Республикасына Пенза өлкәсе делегациясе килде. Килүнең максаты – энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашу буенча ике яклы элемтәләрне үстерү. Пенза делегациясе составында: Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Д.В.Семенов һәм Пенза өлкәсенең тарифларны билгеләү һәм энергияне саклау буенча Идарә башлыгы Н.В.Клак.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы министры урынбасары Дамир Сафиуллин катнашында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендәге региональ программаларны формаллаштыру һәм гамәлгә ашыру, энергиянең яңара торган чыганакларны куллану һәм кече таратыла торган генерацияне үстерү мәсьәләләре каралды.Бүген Екатеринбургтагы "Екатеринбург-Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә "ИННОПРОМ-2014" V халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәне ачуда "ИННОПРОМ" оештыру комитеты башлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбаары – Татарстан Республикасы сәнәагтьһәм сәүдә министры Равил Зарипов, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев һәм башка рәсми затлар катнашты.
ИННОПРОМның эшлекле программасы күргәзмәне карап чыгу белән башланды. Рәсми затлар Россиянең иң эре сәнәгать экспонатлары стендларын карадылар, сәнәгать секторы өчен өр-яңа интеллектуаль хәл ителешләр белән таныштылар.Екатеринбург шәһәре 9-12 июль көннәрендә узачак "ИННОПРОМ-2014" V халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе ачылышына әзерләнә. Күргәзмәдә дөньяның 30 иленнән 5 йөздән артык предприятие катнашачак. Иртәгә күргәзмә ачылышында Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов булачак. Күргәзмәдә БДБ илләренең делегацияләре югары дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәкләр. Шулай ук быел ИННОПРОМга халыкара берләшмәләрдән кызыксыну бар, шул исәптән, Канаданың эшлекле ассоциациясе, Россия –Германиянең тышкы сәүдә палатасы һәм башкалар тарафыннан.
«Иннопром-2014» күргәзмәсенең дүрт көне кысаларында семинарлар, түгәрәк өстәлләр, катнашучыларның презентацияләре узачак.