9 июльдә Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Екатеринбургтагы Э.С.Яламов исемендәге Урал оптика-механика заводы мәйданчыгында Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Холманских, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Федерациясе Министры Михаил Абызов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкарма хакимияте органнары вәкилләре, регионнар җитәкчеләре, профиль предприятиеләрнең һәм фәнни учреждениеләрнең вәкилләре катнашты.
Президиум утырышының төп темасы – фотоника үсеше мәсьәләләре. Фотоникага, сәнәгать тармагы буларак, энергия һәм мәгълүмат тапшыру өчен фотоннар агымы кулланыла торган фән һәм техника керә. Аңа шулай ук лазер, оптика һәм оптоэлектрон технологияләр дә керә. Бүген Россиядә бу өлкәдә 850 якын оешма актив эшли. Тармак оешмаларының һәм предприятиеләренең иң күп урнашкан үзәкләре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Новосибирск һәм Идел буе. Тармакта якынча 55 мең кеше эшли.