Бүген Татарстан Республикасына Пенза өлкәсе делегациясе килде. Килүнең максаты – энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашу буенча ике яклы элемтәләрне үстерү. Пенза делегациясе составында: Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Д.В.Семенов һәм Пенза өлкәсенең тарифларны билгеләү һәм энергияне саклау буенча Идарә башлыгы Н.В.Клак.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы министры урынбасары Дамир Сафиуллин катнашында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендәге региональ программаларны формаллаштыру һәм гамәлгә ашыру, энергиянең яңара торган чыганакларны куллану һәм кече таратыла торган генерацияне үстерү мәсьәләләре каралды.
Пенза өлкәсе делегациясенең визиты кысаларында “Татарстан Републикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре үзәге” ДАУ, шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты нигезендәге энергияне саклау өлкәсендәге компетенция һәм технологияләрнең демонстрацияләү үзәгенә бару каралган.