Бүген Екатеринбургтагы "Екатеринбург-Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә "ИННОПРОМ-2014" V халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәне ачуда "ИННОПРОМ" оештыру комитеты башлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбаары – Татарстан Республикасы сәнәагтьһәм сәүдә министры Равил Зарипов, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев һәм башка рәсми затлар катнашты.
ИННОПРОМның эшлекле программасы күргәзмәне карап чыгу белән башланды. Рәсми затлар Россиянең иң эре сәнәгать экспонатлары стендларын карадылар, сәнәгать секторы өчен өр-яңа интеллектуаль хәл ителешләр белән таныштылар.
Аннары ИННОПРОМ кысаларында сәнәгать һәм сәүдә сәясәте өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы арасындагы килешүгә имза салынды. Документка Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзаладылар.