«КНИАТ» ААҖ оешуына 55 ел тулу уңаеннан тантаналы чара

2014 елның 11 июле, җомга

2014 елның 10 июлендә «КНИАТ» ААҖ “КНИАТ- инновацион- технологик үзәге» сәнәгать технологияләре технопаркы” ААҖ ачылышына 55 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Әлеге чарада Татарстан Респубикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.

Мәскәүнең Казандагы НИАТ филиалы (хәзер «КНИАТ» ААҖ) 1958 елның 21 ноябрендәге 385 номерлы авиация техникасы буенча СССРның Министрлар Советының Дәүләт Комитеты рәисе  карары һәм 1959 елның 28 ноябрендәге 28 номерлы татар совнархозының карары белән оештырылды.

«КНИАТ» ААҖ эшчәнлекнең төп тармаклары - машина төзелеше өлкәсендә технологияләрне эшләп чыгару һәм трансфер,  инжиниринг юнәлеше.

«КНИАТ» ААҖ Татарстан Республикасында технопарк – инновацион инфраструктура буларак дәүләт аккредитациясе бар. Татарстан Республикасы инновацион структурасы субъекты буларак, «КНИАТ» ААҖ инновацион –технологик технопарк өлкәсендә машина төзелеше комплексы предприятиеләренең мохтаҗларын тәэмин итүче һәм сәнәгать технологияләренең трансфер юнәлешен, машина төзелеше буенча инжиниринг һәм фәнни үзәкне үстерүче тармак буларак аерым урын биләп тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International