«Сочи-2014» XIII халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Татарстан делегациясенең визитын әзерләү буенча оештыру комитеты утырышы

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

2014 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Сочи-2014» XIII халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы делегациясенең Краснодар краена визитын әзерләү буенча оештыру комитетның утырышы узды.

Киңәшмә эшендә  Татарстан Республикасының оештыру комитеты, тармак министрлыклары һәм ведомстволары  вәкилләре катнашты.

Утырыш кысаларында «Сочи-2014» XIII халыкара инвестицион форумында булачак Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясенең концепция проекты хакында фикер алыштылар.  

Мәгълүмат өчен:

«Сочи-2014» XIII халыкара инвестицион форумы 2014 елның 18–21 сентябрендә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International