Бөекбританиядәге күргәзмәдә Казан вертолет заводы җитештергән вертолетлары тәкъдим ителәчәк

2014 елның 15 июле, сишәмбе

2014  елның 14–20 июлендә Фарнборо ( Великобритания) шәһәрендә узучы “Farnborough International Airshow 2014” халыкара авиакосмик салонында  “Казан вертолет заводы” ААҖ җитештергән «Ансат-У» вертолетының презентациясе узачак. Әлеге машина очучы составны өйрәтү өчен яраклаштырган, шулай ук вертолетның очу вакытында төрле ситуацияләр модельләштерергә һәм вертолетларның төрле типларга яраклаша алган электр дистанцион  идарә итү системасы бар.

Россиядә «Ансат-У» вертолетының дәүләт тикшерүләре 2008 елда тәмамланды. 2009 елдан бирле вертолет серияле җитештерелә һәм Оборона министрлыгының авиация укыту үзәгенә житкерелә.

Шулай ук күргәзмәдә танылган Ми-17В-5 хәрби–транспорт вертолетлары күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International