Татарстан белән Уругвай хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

2014 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы делегациясенең Уругвайга визиты кысаларында Монтевидео шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Oversil» автомобиль компаниясе директоры Герман Солер  очрашты. Очрашу кысаларында  автомобиль продукциясе җитештерү һәм алга сөрү өлкәсендә компания белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

«КАМАЗ» ААҖ, «Соллерс» ААҖ һәм «АлАЗ ҖБ» ААҖ автомобиль төзелеше заводлары, шулай ук автокомпонентлар, ягулык-майлау материаллары җитештерүче актив үсә барган предприятиеләр Татарстанда куәтле сәнәгать кластерын формалаштыралар. Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика яңа багланышлар урнаштырырга омтыла, Уругвай компанияләре белән хезмәттәшлекнең зур потенциалын күрә.

Мәгълүмат өчен:

Oversil S. A. – Уругвайда “Citroen S. A.” маркалы автомобильләрнең (1967 елдан бирле) һәм “Harley Davidson Motor Co.” мотоциклларының (1997 елдан бирле) эксклюзив импортеры һәм дистрибьюторы.

Компаниянең 855 кв.метрлы склады “Zona Franca” ирекле сәүдә зонасында урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International