«Иннопром-2014» V халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе

2014 елның 8 июле, сишәмбе

Екатеринбург шәһәре 9-12 июль көннәрендә узачак "ИННОПРОМ-2014" V халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе  ачылышына әзерләнә. Күргәзмәдә дөньяның 30 иленнән 5 йөздән артык предприятие катнашачак. Иртәгә күргәзмә ачылышында Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов булачак. Күргәзмәдә БДБ илләренең  делегацияләре югары дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәкләр. Шулай ук быел ИННОПРОМга халыкара берләшмәләрдән кызыксыну бар, шул исәптән, Канаданың эшлекле ассоциациясе, Россия –Германиянең тышкы сәүдә палатасы һәм башкалар тарафыннан.

«Иннопром-2014» күргәзмәсенең дүрт көне кысаларында  семинарлар, түгәрәк өстәлләр, катнашучыларның презентацияләре узачак.

«Иннопром-2014» интеллектуаль технологияләргә, сәнәгать предприятиеләре җитештерү процессларының нәтиҗәлеген һәм конкурентлыгын үстерүгә ярдәм итүче матуриаллар һәм алымнарга багышланган.

«Иннопром» Россиядә иң эре универсаль сәнәгать күргәзмәсе, аның эшендә ел саен 500 артык Россия һәм чит ил компанияләре катнаша. Эшлекле программа пленар утырышлардан, конференцияләрдән, түгәрәк өстәлләрдән, эшлекле очрашуларлардан һәм сөйләшүләрдән, дискуссияләрдән, презентацион сессияләрдән, мастер- класслардан гыйбарәт.

«Иннопром-2014» - V юбилей күргәзмәсе, аның темасы – “Интеллектуаль сәнәгать” - интеллектуаль технологияләр, сәнәгать предприятиеләре җитештерү процессларының нәтиҗәлеген һәм конкурентлыгын үстерүгә ярдәм итүче матуриаллар һәм алымнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International