2014 елның 17 июлендә Татарстан Республикасында Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендәге Карелия Республикасы делегациясенең визиты уза. Делегация составында – министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Карелия Республикасы сәнәгать предприятиеләре һәм укыту оешмалары җитәкчеләре.
Визит кысаларында Карелия Республикасы делегациясе “Медицина фәне үзәге” медицина симуляторлары региональ инжиниринг үзәгенә, “Химград” Технополисына, “КАИ–лазер” сәнәгать лазер технологияләре инжиниринг үзәгенә, “Навигатор кампус” технопаркына, “ИТ–парк”ына, “Казан–Арена” футбол стадионына, Су төрләре спорт Сараена, 7 шәһәр клиник шифаханәсенә һәм Казан Федераль университетына барачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен белән очрашу планлаштырылган. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Карелия Республикасы арасында сәүдә–икътисадый, фәнни–техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешүгә имза куелачак дип көтелә.
Мәгълүмат өчен:
2012 елда Татарстан Республикасы белән Карелия Республикасы арасында сәүдә әйләнеше 564 млн.сум (2011 ел белән чагыштырганда 79,5%ка), шул исәптән, чыгару – 484,4 млн. сум, кертү - 79,6 млн. сум.
Карелия Республикасы белән Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләре хезмәттәшлек итә: «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «УК «Татнефть – Нефтехим» ҖЧҖ, «ТГК Уруссинская ГРЭС» ЯАҖ, «КОМЗ» ААҖ, « Л.Я.Карпов исем. химия заводы» ААҖ, «КВАРТ» ЯАҖ, «Вакууммаш» ААҖ, «КМИЗ» ААҖ, «Кукмара металл савыт–саба заводы» ААҖ.