2014 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов «ПОЗиС» ААҖ булды («ПОЗиС» «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Техмаш» концернысына керә).
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе “2011–2020 елларга Россия Федерациясенең оборона сәнәгате комплексының үсеше” федераль максатчан программа кысаларында башкарылган эшләрнең торышы белән танышты. Программаның максаты – заманча, югары технологияле махсус машина төзелеше Үзәген төзү.2014 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышы узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының нефть–газ–химия комплексы предприятиеләре җитәкчелеге катнашты.
2015–2019 елларга Татарстанның нефть–газ–химия комплексын үстерү Программасын эшләү турындагы доклад белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.2014 елның 26 июле – сәүдә хезмәткәре Көне!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәүдә хезмәткәрләрен котлады:
“Хөрмәтле республиканың сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре, чын күңелдән сезнең һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!2014 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, академик П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче республиканың беренче лицей–интернатының Попечительлек Советы рәисе Равил Зарипов лицей–интернатның агымдагы мәсьәләләре турында һәм эшчәнлекнең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә эшендә лицей, Казан Милли тикшеренү технология университеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге катнашты.
Киңәшмә кысаларында 2013–2014 уку елы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре, республика предприятиеләре тарафыннан лицей–интернетка ярдәм итү мәсьәләләре һәм лицейның Попечительлек Советының эш планы буенча төп чаралар хакында фикер алышынды.2014 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә узган киңәшмәдә “Казан дәүләт энергетика университеты”ның фәнни–мәгариф кластерының эшчәнлек мәсьәләләре каралды.
Әлеге кластер Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары белән 2011 елның апрелендә оештырылды.2014 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Казанда «АКТО- 2014» халыкара күргәзмәсен һәм “Мин һаваны сайлыйм!” авиация бәйрәмен уздыру мәсьләләре буенча оештыру киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың авиа төзелеш предприятиеләре һәм укыту оешмалары җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, “Татарстанның киләчәген, аның үсешен авиация сәнәгатеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында җитәкчелек ярдәме белән авиа төзелеш өлкәсен үстерү мәсьәләләре системалы рәвештә хәл ителәләр”.2014 елның 22 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Украинадан китәргә мәҗбүр булган затларны урнаштыру һәм аларга социаль-көнкүреш шартлары тудыру мәсьәләләре буенча бөтенроссия селектор киңәшмәсее уздырды. уздырылды, аны алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы ведомстовлар һәм министрлыклар җитәкчелеге катнашты.
Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Россиягә 144 мең Украина гражданы килгән, алар барысы да Федераль миграция хезмәтенә эш белән бәйле булмаган статус сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Дмитрий Медведев Көньяк-Көнчыгыш Украинадан килгән качакларга авыр минутларында барлык ярдәм иткәннәргә рәхмәт белдерде.2014 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худелайнен белән булган очрашуда катнашты. Очрашу барышында ике республика арасында сәүдә–икътисадый, фәнни–техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, ике республика арасында сәүдә–икътисадый элемтәләр электән бар иде. Шул исәптән, Татарстаннан Карелиягә «КАМАЗ» зур йөк автомобильләре, мазут, ягулык һәм башкалар, ә Карелиядән үз чиратында Татарстанга агач материаллары, төзелеш материаллары, шул исәптән вак таш, целлюлоза кертелә.
Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен Татарстанга визитлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, “Татарстан бик күп юнәлешләр буенча алга киткән, шуңа күрә моның буенча тәҗрибә уртаклашырга кирәк”.