Украина качакларына ярдәм итү буенча бөтенроссия киңәшмәсе узды

2014 елның 22 июле, сишәмбе

2014  елның 22 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Украинадан китәргә мәҗбүр булган затларны урнаштыру һәм аларга социаль-көнкүреш шартлары тудыру мәсьәләләре буенча бөтенроссия селектор киңәшмәсее уздырды.  уздырылды, аны алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы ведомстовлар һәм министрлыклар җитәкчелеге  катнашты.

Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Россиягә 144 мең Украина гражданы килгән, алар барысы да Федераль миграция хезмәтенә эш белән бәйле булмаган статус сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Дмитрий Медведев Көньяк-Көнчыгыш Украинадан килгән качакларга авыр минутларында барлык ярдәм иткәннәргә рәхмәт белдерде.

 Россия Федерациясе Премьер-министры хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә вакытлыча урнаштыру өчен 400кә якын стационар пункт бар, аларда 26 мең кеше урнашкан, шул исәптән 10 меңе балалар.

Россия Федерациясе Хөкүмәте регионнарга ярдәм итәргә тырыша. Россия Федерациясе Премьер-министры сүзләренә караганда,  бүгенге көнгә качаклар проблемасын хәл итүгә федераль бюджеттан 4,94 млрд. сум бүлеп бирелгән.

Ярдәм чаралары арасында сыену урыны сорап язылган гаризаларны карау срогы 3 айдан 3 көнгә кадәр кыскартылган. Россия Федерациясе Хөкүмәте бүген Россия Федерациясе регионнары өчен чит ил гражданнарына тору урынына рөхсәт бирүгә квота 53,5%ка арттырылган.

Урыннарда качаклар ситуациясе турындагы докладлары белән Көньяк-Көнчыгыш Украинага чиктәш регионнар губернаторлары, шулай ук кайбер федераль министрлыклар җитәкчеләре дә чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International